16+

Мондый ярышлар сәләтле балаларыбызның иҗатын яңа биеклеккә күтәрсен, аларның санын арттырсын иде

Узган 2021нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак үтеп ките. Үзе инде тарихта калса да, игелекле эшләргә шактый бай булып хәтеребездә сакланыр ул.

Мондый ярышлар сәләтле балаларыбызның иҗатын яңа биеклеккә күтәрсен, аларның санын арттырсын иде

Узган 2021нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак үтеп ките. Үзе инде тарихта калса да, игелекле эшләргә шактый бай булып хәтеребездә сакланыр ул.

Туган телләрне үстерү максаты белән бик күп чараларның шаһиты булырга туры килде безгә ел буе. Телләрне якларга-сакларга кирәклеген көн саен исебезгә төшереп торды ул. Менә шул бик тә кирәкле һәм файдалы ел кысаларында оештырылган чараларның, шөкер, кайберләре быелгы елга да чыкты әле.

Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Композиторлар союзы бинасында  "Без  төрле,  ләкин без бергә!" дигән балалар иҗаты конкурсына йомгак ясалды.  Аны "Татарстан - Новый век -  Татарстан Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган. Татарстан дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова  бу эшкә бик җитди карап, яшь шагыйрьләр, яшь рәссамнар һәм яшь композиторларның иҗат җимешләрен бәяләүне һөнәри осталарга: шагыйрь, композитор, рәссамнарга тапшырды. Эшләр көткәннән дә күп иде, ләкин без  балаларның талантларына, тырышлыкларына сокланып, эш күп булса да зарланмыйча, барысын да игътибар белән укып-карап чыгып, гадел бәя бирергә тырыштык.

Республикабызның кулларына каләм-пумала алган, ноталар телен белгән малай-кызлары туган телләрне якларга-сакларга кирәклеген үзләре дә яхшы аңлап,моңа башкаларны да өндәгәннәр. Төрле милләтләргә дус яшәргә кирәклекне дә  ассызыклаганнар. Кечкенәдән шундый акыллы фикерле балаларыбыз булгач, киләчәгебезнең тыныч күк астында узуына өмет зур. Җиңүчеләрнең иҗат җимешләре махсус җыентыкка да тупланган. Алар сәнгатьнең бердәмлеген дә күрсәтә. Рәсемнәр дә ,музыкаль әсәрләр дә балалар иҗат иткән шигырьләргә  нигезләнгән. 

Тантанадан һәр бала  шул беренче китабын һәм истәлекле бүләкләр белән кайтып китте. Мондый конкурс- ярышлар сәләтле балаларыбызның самими иҗатын киләчәктә дә яңа биеклеккә күтәрсен, аларның санын бермәбер арттырсын иде. Әти-әниләр дә, укытучы -остазлар да шундый фикердә булып, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Әйе, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы төгәлләнсә дә, мондый кирәкле һәм файдалы эшләр дәвамлы булсын иде. Быел катнаша алмаганнар  да  киләчәктә катнашып җиңү яуласын иде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading