Шөкер, янымда татфакны яраткан, үз иткән элеккеге студентларыбыз бик күп. Илдар Әюпов, Гүзәл Усманова, Йолдыз Миңнуллина, Резедә Зәйниева, Алсу Галимова, Ренат Вәлиуллин, Илнар Хафизов, Данис Шакиров һәм башкалар белән һәрчак элемтәдә торабыз. 29 августта оештыру комитеты утырышы уздырдык. ТНВ каналында “Таяну ноктасы” һәм “Ком сәгате” тапшыруларында татфакка багышланган цикллар уза. “Татарстан” телерадиокомпаниясендә дә тапшырулар әзерләнә. Алсу Галимова белән берлектә махсус гугл-таблица булдырдык һәм анда инде 800дән артык кеше теркәлде, үзләре турында мәгълүмат калдырды. Бу мәгълүмат та югарыда әйтелгән энциклопедиягә керер дип хыялланабыз. Биниһая зур фотофонд булдырдык, юбилей көннәрендә махсус күргәзмә оештырачакбыз. Сценарий, режиссура буенча да төгәллекләр бар, әлегә бөтен серләрне ачып бетерергә кирәкмидер.
Юбилей чаралары аерым бер декада рәвешендә үтәчәк. ИФМК базасында 10 көн дәвамында төрле очрашулар узачак, шул исәптән “Әллүки”нең бәйрәме дә. Шулай ук Татар халык хорының махсус концертын да оештырырга омтылабыз, датасы әлегә төгәл ачыкланмаган.
Төп чара исә 30 ноябрьдә “УНИКС” концертлар залында узачак. Көндезге сәгать 11дә башланачак ул. Махсус шулай эшләдек, чөнки чарага төркемләп-төркемләп килергә җыеналар, шимбә көн, тантаналы чарадан соң төркемнәргә очрашып алу мөмкинлеге дә калачак. Чараның логотибы да тәгаенләнде, аны үз компаниясендә Илдар Әюпов әзерләде.
Барлык мәгълүмат белән “Татар ядкарьләре”нең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә һәм телеграм-каналында танышып барырга мөмкин.
- Юбилей чараларын оештыруга керткән шәхесләрне дә атап китсәгез иде. Күбесе, әлбәттә, татфак, без белгән КДУ вәкилләредер?
- Андый шәхесләр, инде дусларыбыз дип әйтә алам, шактый тупланды. Чыннан да, кайда гына, нинди генә өлкәдә хезмәт куймый безнең татар бүлеге, татфак студентлары. Алар татфагыбызга, яшьлекләренә, милләтебезгә, телебезгә, тарихыбызга хәерхаклы шәхесләр. Бик күпләрне санап китәргә булыр иде. Иң югары даирәдәгеләрдән ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән элемтәгә чыгуга ук, ул, юбилей чараларын уздыру буенча гына түгел, гомумән, бүгенге институтның эшләү мөмкинлекләре, киләчәккә эшләр, милләт, тел мәсьәләләре буенча үзенең төпле киңәшләрен җиткерә. Институт җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов аның белән һәрдаим элемтәдә тора. Финанс ярдәме күрсәтергә теләүчеләр дә шактый. Без, үзара шатланышып, “кара, бу безнекеләр бит, бу татфаклылар бит” дип серләшеп алабыз. Оештыруда катнашкан һәркемне без тантаналы чара вакытында атап китәчәкбез.
- Шактый уйландыра торган сорау: бу чара нәрсә өчен кирәк?
- Әйткәнемчә, элеккеге студентларны барлау максатыннан гугл-таблица булдырган идек. Көн саен шунда кереп карыйм да, шаккатам һәм сокланам: татар бүлеге, татар филологиясе факультеты бүгенге татар дөньясы өчен (республикада гына түгел, гомумән, ил күләмендә, дөнья күләмендә) шәхесләр тәрбияли торган искиткеч нәтиҗәле уку йорты булган икән. Шул факт белән чарада катнашучыларны, килә алучыларны да, килә алмаучыларны да горурландыру теләге зур. Икенчедән, бүген көндә Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәптә укучыларда һәм укырга керергә теләүчеләрдә “менә кемнәр укыган икән безнең уку йортында!” дигән фикерне ассызыклыйсыбыз килә. Ахыр чиктә, гомумән, татфак яки татар бүлеге белән генә бәйләмичә, татар рухын күтәрәсебез килә. Күреп торабыз, Татарстан белән санлашалар, күп кенә фикерләребезне тыңларга мәҗбүрләр. Мөмкин булганча, татфак гөрләп яшәгән, эшләгән чордагы рухны кабызасыбыз килә. Рух бит ул шундый нәрсә (татарныкы бигрәк тә) – аңа өф итеп өрергә генә кирәк. Очкыннар кабынырга тиеш. Яхшы мәгънәдә...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар