Үзләре акча эшли
Мәктәптә укытучылар да, балалар да бик яраткан урын бар: икенче катта диварларда татар язуының тарихы сурәтләнгән. Әлеге композицияне мәктәп бинасына ремонт ясаганда рәссам Рөстәм Шәмсутов тәкъдим итә. Мозаика белән эшләнгән сурәттә, татарларның рун, гарәп, латин, кириллицага күчү чорлары чагылган. Мозаика Коръән аятьләре, мәкальләр белән дә бизәлгән.
Диварлардагы композициядән чыгып, мәктәптә мозаика түгәрәге дә оештырганнар. Аны Мәскәүдә Италия техникасын үзләштереп кайткан өстәмә белем бирү укытучысы Алсу Шаһвәлиева укыта. Район җитәкчелеге ярдәме белән мозаика туплау өчен ташлар, кирәкле материаллар кайтартылган.
- Бер яктан, бу балаларга өстәмә һөнәр бирү булса, икенчедән, матурлыкны күрә белүгә өйрәтү. Башлангыч сыйныф балалары өчен бу - кече моториканы яхшырту чарасы, ә олылар мозаика ясап, дәресләрдән ял итә, тынычланып кала, - ди Алсу ханым.
Информатика дәресләре дә бөтенләй бүтән төрле үтә. Бирегә инде балалар компьютер уеннары уйнау өчен түгел, ә чын мәгънәсендә белем алу өчен килә. Сыйныфта парта өсләрендә сүтелгән компьютерларга гаҗәпләнәсе дә юк. Балалар шул рәвештә техниканың төзелешен өйрәнә. Хәзер өйдә компьютерлары ватылса, ата-ана программистларга түгел, ә баласына гына мөрәҗәгать итә. Дәресләрдә укучылар роботлар да төзи. Робот хәрәкәткә килсен өчен, кирәкле программаларны да үзләре җыя.
Ел саен җәйге ял вакытында балалар чит илгә йөри. Боларның ата-аналары бай диярсез инде, юк, алар үзләре бай. Төрле олимпиадаларда, конкурсларда катнашкан балаларга район, рәхмәт йөзеннән, саллы гына сумма бүлеп бирә. Шул акчага алар чит ил мәдәниятен өйрәнә, музей, күргәзмәләргә йөри.
- Без Стокгольм, Прага, Варшава, Берлин, Париж шәһәрләрендә, Финляндиядә булдык. Балалар чит илдән һәрвакыт нинди дә булса кызыклы идея алып кайта. Алга таба анда алган тәэсирләрен үз иҗатында куллана, - ди балаларны сәяхәтләрдә җитәкләгән технология укытучысы Резеда Вәлиева.
Комментарийлар