Мәктәпләр дә ял итәчәк. Дөресрәге, каникулга чыга. Мәктәп балалары 1-10 май көннәрендә ялларга җибәреләчәк.
Бу хакта Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән, ТАСС хәбәр итте. Министр шулай ук балалар бакчаларына да тукталды. Анда исә, пандемия вакытындагы кебек үк, бу көннәрдә дежур төркемнәре оештырылачак. Дөрес, бер нечкәлек белән: Кравцов мәктәпләргә эшләмәскә тәкъдим итәбез дигән формулировка белән әйткән бу сүзләрне.
Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин 1-10 май көннәрен тоташ яллар итү турында указга кул куйган иде. Шатланыгыз, балалар!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Студентларга ял булама?
0
0