Шәһәрләр ял итә, авыллар укый
23 марттан Татарстан мәктәпләрендә язгы каникуллар башланды. Ул, гадәттәгечә, бер атна, ягъни 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

23 марттан Татарстан мәктәпләрендә язгы каникуллар башланды. Ул, гадәттәгечә, бер атна, ягъни 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Укучыларны каникулга җибәрер алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләре буенча әңгәмәләр, полиция вәкилләре белән очрашулар үткәрелгән. Балаларга хулиганнар һәм җинаятьчеләр корбаны хәленә ничек калмаска кирәклеген өйрәткәннәр, шулай ук нинди гамәлләрнең хокук бозу булуын аңлатканнар. Җанны өшетерлек җинаять очраклары бер-бер артлы теркәлеп торганда, мондый әңгәмәләр үткәрүнең әһәмияте зур.
Казан шәһәре укучылары ялны күңелле һәм файдалы итеп уздырачак. Алар өчен 25-29 март көннәрендә Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә «Алло, «02», яки Бик куркыныч детектив» дип аталган спектакль куелачак. Ул шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турында. Спектакльгә килүчеләр махсус күргәзмәдә төрле корал үрнәкләре белән таныша алачак.
Авыл мәктәпләрендә укучылар каникулга соңрак чыга. Язгы ялларны махсус шулай - авылларда юллар өзелеп, йөреп булмаслык хәлгә килгәч бирәләр. Балаларны инде күбесенчә автобус йөртсә дә, әлеге гадәт сакланып калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Блогер Рәмис Гыйльметдинов: “Сабантуйда җиңгән тәкәне корбан итеп чалдык”
-
#Төрлесе
Иркә: «Өйгә кергәндә Иркәне калдырып керәм, гаиләдә тыныч холыклы Айгөл кирәк»
-
#Кыскача яңалыклар
Ак Барс Банк предлагает выгодные условия для держателей Карты жителя РТ
-
#Шоу-бизнес
Энҗе Шәймурзина: “20 килограммга ябыктым. Кайчагында минем дә десертлар ашыйсы килә...”
-
#Җәмгыять
Казанлыларның түләү бурычлары 1 миллиард сумга якынлаша...
Комментарийлар