«Һава температурасы -25 градус булганда, министрлык мәктәп автобусларында балаларны муниципаль берәмлектән алып чыкмаска киңәш итә», — ди белдерделәр ТР мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә дәресләрнең нинди һава температурасында кичектерелергә мөмкин булуын аңлатты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ведомство матбугат хезмәтендә сөйләгәннәр.
Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр һава температурасы -23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары һава температурасы — 25 градус булганда кичектерелергә мөмкин.
Дәресләрне авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен -25 градус булганда кичектерергә тәкъдим ителә, ә шәһәрдә шундый ук сыйныфларда укучылар өчен дәресләр -27 градус булганда гына булмаска мөмкин.
Моннан тыш, 10-11 сыйныфта укучылар өчен дәресләр -30 градус булганда авыл мәктәпләрендә, ә шәһәрдә -32 градус булганда кичектерерлергә мөмкин.
«Һава температурасы -25 градус булганда, министрлык мәктәп автобусларында балаларны муниципаль берәмлектән алып чыкмаска киңәш итә», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Һава температурасы түбән булу сәбәпле, дәресләрне кичектерү турындагы тәкъдим республиканың барлык муниципалитетларына җибәрелә.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар