16+

Татарстан 11 мәктәпкә баеды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген 11 яңа мәктәпне кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Видеоконференция режимында бу чарага Россия Мәгърифәт министры Сергей Кравцов та кушылды.

Татарстан 11 мәктәпкә баеды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген 11 яңа мәктәпне кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Видеоконференция режимында бу чарага Россия Мәгърифәт министры Сергей Кравцов та кушылды.

Ул Татарстанның мәгариф системасында эш нәтиҗәлелеге буенча лидер булуын билгеләде.

"Мәгарифтә тормышка ашырыла торган күп нәрсәне без сездән алабыз. Без һәрвакыт сезне мисал итеп китерәбез. Без мәгариф объектларын төзү буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсен бөтен илгә таратырга телибез», - дип белдерде Сергей Кравцов.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, илкүләм проектлар, федераль программалар һәм республика акчалары ярдәмендә яңа уку елына 17 млрд сумнан артык гомуми суммага 11 гомуми белем бирү оешмасы төзелгән. Моннан тыш, республикада шулай ук 139 мәктәп, 143 мәктәптә 2 спорт залы һәм азык-төлек блогы ремонтланган һәм җиһазландырылган.

Бүген мәктәпләрне Әлки, Биектау, Тукай, Мамадыш, Арча районнарында, Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә тапшырдылар. Гомумән алганда, 2010-2022 елларда республикада 88 яңа мәктәп төзелгән һәм 51 меңнән артык яңа урын булдырылган. Бүген, тапшырылган объектларны исәпкә алып, өстәмә рәвештә тагын 9 мең 674 урын барлыкка килде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading