16+

Тел белү тәрбиячедән тора

Бөгелмә районының 2 нче номерлы балалар бакчасы һәм Мамадыш шәһәренең «Әкият» 4 нче балалар бакчасы балаларны татар телендә укытуны яхшы оештырганнары өчен бүләкләнде.

Тел белү тәрбиячедән тора

Бөгелмә районының 2 нче номерлы балалар бакчасы һәм Мамадыш шәһәренең «Әкият» 4 нче балалар бакчасы балаларны татар телендә укытуны яхшы оештырганнары өчен бүләкләнде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың егерме балалар бакчасына 500 мең сум күләмендә грант тапшырды.

– Безнең өчен җиңүчеләр рәтенә эләгү зур дәрәҗә. Конкурска әзерлек вакытында кыенлыклар булмады, киресенчә, без үзебезнең милли логотибыбызны булдырдык, соңыннан ул безнең балалар бакчасы брендына әверелде, – дип сөйли Бөгелмәнең балалар бакчасы җитәкчесе Әлфирә Галәветдинова. Җитәкче әйтүенчә, балалар татар телен рәхәтләнеп өйрәнәләр. Аларның һәркайсы, ким дигәндә, сөйләм телен белә. Алынган грантны мәгълүмат-коммуникация технологияләрен үстерүгә, шулай ук, мөмкин булганча, балалар өчен сәхнә милли киемнәрен тегүгә бүлеп бирү планлаштырылган.

2017 елдан башлап Мамадыш шәһәренең 4 нче “Әкият” балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү үзәге булып тора. Балалар оешмасының өлкән тәрбиячесе Фирдания Зыятдинова раславынча, мондый дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу “аларның канына сеңгән” инде. Тәбиячеләр әлеге чараларда аерым да наша башлаган. Хәзер инде укыту процессын үстерүгә һәм яңа техник җайланмалар кертүгә алынган грантны файдаланачаклар.Шулай ук, Фирдания Зыятдинова, “Мондый бәйгеләр кирәк, алар иҗади үсешкә этәргеч бирә”, дип саный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading