Киләсе елда мәгариф өлкәсенә Татарстан казнасыннан 68,5 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Федераль бюджеттан килгән акчаны да санаганда, бу сумма 100 млрд сумнан артып китә.
Скопировать ссылку
Киләсе елда мәгариф өлкәсенә Татарстан казнасыннан 68,5 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Федераль бюджеттан килгән акчаны да санаганда, бу сумма 100 млрд сумнан артып китә.
Социаль юнәлештәге бюджет планында ел саен мәгариф һәм сәламәтлек иң саллы өлешне алып тора. Шуңа да моңа гаҗәпләнәсе юк.
Мисалга, грантлар, дәреслекләр алу, яшь белгечләргә ярдәм итү өчен 4,5 млрд сум акча тотылачак. Яшь белгечләр дигәннән, Татарстанда аларга әле дә кытлык бар.
Гадәттәгечә, бу авыл җирләрендә сизелә. Тармак министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, рус теле, математика, физика, химия, биология һәм башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ аеруча да зур.
Шул ук вакытта, укытучылар әзерләүгә дә игътибар аз бирелә дип булмый. Мисал өчен, соңгы биш елда бюджет урыннары 29 процентка арткан, шул исәптән читтән торып укучыларга да.
Комментарийлар