16+

Үз балагызны үстерүдә һәм укытуда экономияләмәгез

Ата-аналар балаларына иң яхшысын гына бирергә омтыла. Шуңа күрә мәктәптә укулар башлану белән бергә, түгәрәкләргә йөрү «марафоны» да тотына.

Үз балагызны үстерүдә һәм укытуда экономияләмәгез

Ата-аналар балаларына иң яхшысын гына бирергә омтыла. Шуңа күрә мәктәптә укулар башлану белән бергә, түгәрәкләргә йөрү «марафоны» да тотына.

Кемдер дәвам итә, ә кемдер беренче тапкыр гына бара. Мәсәлән, бала үзен фигуралы шуу секциясенә яздыруны сорагач, ата-аналар бөтен кирәкле реквизитны сатып алырга һәм шунда ук берничә дистә мең сум сарыф итәргә әзер. Әмма бала бер-ике ай йөргән һәм ташлаган очраклар да була бит.
Ата-аналарга уйланылмаган сатып алулардан ничек котылырга? Сезгә берничә лайфхак тәкъдим итәбез. 

Баштан сыныйбыз, аннары алабыз
Укытучы яки тренер сезгә билгеле бер дәрәҗәдәге реквизитны һәм брендны сатып алырга киңәш итәргә мөмкин. Әгәр дә баланың җитди мавыгып китәчәгенә һәм берничә елдан һөнәри дәрәҗәгә чыгачагына ышансак, чыгымнар акланачак. Ләкин бала аңа күбрәк нәрсә ошаячагын сынап кына карый икән, зур акчаларны туздыру кирәкмәс. Балагыз белән сөйләшегез: әгәр ул чыннан да фигуралы шуу белән шөгыльләнергә карар кылган булса, беренче вакытта сез аңа гади тимераяклар сатып аласыз. Әгәр бер елдан да шөгыльләнү теләге югалмаса, тренер киңәш иткәнне сайларга мөмкин.

Түгәрәк өчен очсыз реквизитларны кайдан табарга?
1. Тренердан сорарга. Ул - барысын да белә торган кеше: кайсы яхшырак һәм кайда сатып алырга, нәрсә белән алыштырып була, кемнән алырга. Ул кирәкле реквизитлары булган һәм хәзер алардан файдаланмаган һәм, димәк, сатарга яки бирергә мөмкин булган үз укучыларының контактлары белән уртаклаша ала.
2. Әти-әниләр чаты. Хәзер бу күбрәк үзара ярдәм төркеменә күбрәк охшаган. Чатка язарга һәм берәрсенең кирәкле үлчәме бармы дип сорарга оялмагыз. Берәү дә сатмаса да, кемнән алырга мөмкин икәнен әйтәчәкләр.

3. Белдерүләр сайты. Анда бернинди авырлыксыз кирәкле әйберләрне табачаксыз. Музыкаль инструментларны, спорт инвентарьларын, формаларны отышлы бәядән сатып алырга мөмкин. Бал биюләре яки гимнастика өчен купальниклар һәм күлмәкләр шулай ук популяр. Конкурска иң гади костюмның бәясе 25 мең сумга җитәргә мөмкин, һәм кагыйдәләр буенча бер костюмда ике тапкыр чыгыш ясарга ярамый. Шуңа күрә аларны шунда ук сатарга тырышалар.

Шуны да әйтергә кирәк – абонемент алырга ашыкмагыз. Әйе, берничә дәрескә абонемент алсак, бер шөгыльнең бәясе түбәнрәк булачак. Әмма бала ниндидер сәбәпләр аркасында дәресләрне калдырырга мөмкин, һәм кайбер мәктәпләрдә дәресләр «яна». Абонемент сатып алганда, баланың, мәсәлән, авыруы аркасында килмәгән очракта, дәресләрне күчерергә мөмкинме икәнен ачыклагыз. Яки файдаланылмаган шөгыль өчен, мәсәлән, киләсе абонементны сатып алуга ташлама рәвешендә компенсация сорагыз.

Балалар бакчасы яки мәктәптәге түгәрәкләргә йөрегез. Алар тулысынча бушлай яки минималь бәядән дә булырга мөмкин. Гадәттә, сайлау мөмкинлеге зур түгел, еш кына бию-иҗат юнәлеше була. Әмма бу баланың ихтыяҗын тәэмин итә икән, нишләп ризалашмаска. Бала үзен беренче этапта сынап кына карый, таныша һәм алга таба моның үзенә ошыймы, юкмы икәнен хәл итә. Әгәр кызыксыну сакланса, күпкә профессиональ укытучылар белән башка секциягә күчәргә мөмкин. Болай сез юлга киткән акча һәм вакытны да янга калдырасыз әле.

Өстәмә белемгә бушлай сертификат алыгыз. Аны алу мөмкинлеге турында без язып үткән идек инде. Гаризаны pfdo.ru сайтында тутырырга кирәк, һәм сезгә электрон сертификат биреләчәк. Юнәлешләрне һәм мәктәпне сайлау чикләнгән, дәресләрне бушлай хезмәттәшлек турында килешү имзаланган түгәрәкләрдә алырга мөмкин.

Үз балагызны үстерүдә һәм укытуда экономияләмәгез, әмма бу мәсьәләгә дөрес карагыз. Баланың яңаны укырга омтылуы һәм кызыксынуын хуплагыз. Хәтта ул бөтен җирдә берничә ай гына йөреп чыкса да, аның нәрсә белән шөгыльләнергә тели-теләмәве турында күзаллавы формалашачак һәм ул мөстәкыйль карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.

Лилия Яфизова
Фото: ru.freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading