16+

Яңа елдан балалар бакчасына түләүгә үзгәрешләр кертелә

Татарстанда балалар бакчасы өчен түләүнең уртача күләмен арттырачаклар. Карар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Пандемия булу сәбәпле, ата-аналарның күп төрле сорауларына бәйле, яз көне республикада балалар бакчасында түләүләр үзгәргән иде.

Яңа елдан балалар бакчасына түләүгә үзгәрешләр кертелә

Татарстанда балалар бакчасы өчен түләүнең уртача күләмен арттырачаклар. Карар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Пандемия булу сәбәпле, ата-аналарның күп төрле сорауларына бәйле, яз көне республикада балалар бакчасында түләүләр үзгәргән иде.

Республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда Татарстанда балалар бакчасы өчен түләүнең уртача һәм максималь күләме билгеләнгән. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, республикада түләүләр 4 процентка артачак. Айлык түләүнең күләме мәктәпкәчә яшьтәге оешманың көндәлек эш сәгатенә (эш көненә), балаларның яше, санына  һәм балалар төркеменең юнәлешенә дә бәйле. Аерым төркемнәрдә, мәсәлән, логопед төркемнәрендә ул күбрәк тә булырга мөмкин.

Мисал өчен, быел балалар бакчасы 10,5 сәгать эшләп һәм гаиләдә 2 айдан 3 яшькә кадәрге өч баладан кимрәк булган очракта, айлык түләүнең уртача күләме бер балага 1838 сум тәшкил итә. Балалар өч һәм аннан күбрәк булганда – 918 сум. Киләсе елдан уртача түләү күләме 1 912 һәм 956 сумнарны тәшкил итәчәк. 10,5 сәгать ярым эшләүче һәм бала  3 яшьтән зуррак төркемдә йөргән өчен түләү күләме 125 сумга артып, ул 3252 сум булачак. Һәрбер очрак аерым карала.

Мәсәлән, балалар бакчасы көненә алты сәгать эшләсә, 2 айдан алып 3 яшькә кадәрге сабыйларга бакчага йөргән өчен түләүнең уртача күләме, гаиләдә балаларның саны өчтән артып китмәгән очракта – 1129, өчтән артып китсә 565 сум булачак. Әгәр гаиләдә бакчага йөрүче балаларның саны өчкә тулмый һәм алар 3 яшьтән зуррак икән, ул чагында балалар бакчасы өчен түләүнең уртача күләме – 1046, өч һәм аннан күбрәк бала булса 523 сум тәшкил итәчәк.

Бер үк вакытта министр Илсур Һадиуллин барлык төр ташламалар һәм компенсацияләр саклануын белдерде. Мәсәлән, беренче, икенче, өченче бала өчен ясалган 20, 50 һәм 70 процентлы компенсацияләр гаилә бюджетына кире әйләнеп кайта. Моннан тыш аерым ташламаларга ия булучы гаиләләр дә бар. Исегезгә төшерәбез, май ахырында республика хөкүмәте балалар бакчасы өчен түләү системасын үзгәрткән иде. Ул вакытта ата-аналар түләвенең даими өлешен 3-4 тапкыр киметтеләр. Бакчага килми калган, яисә вакытлыча йөрмәгән  очракта ата-аналар түләвенең гомуми күләме дә кимеде.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading