16+

 Җырлап башланган атна «бишлеләрне» күбрәк китерә

Лаеш районындагы Кече Елга авылының Каюм Насыйри исемендәге урта мәктәбендә һәр атна Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрү, шулай ук, бергәләшеп гимннарны җырлау белән башлана.

 Җырлап башланган атна «бишлеләрне» күбрәк китерә

Лаеш районындагы Кече Елга авылының Каюм Насыйри исемендәге урта мәктәбендә һәр атна Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрү, шулай ук, бергәләшеп гимннарны җырлау белән башлана.

— Флагларны күтәрү хокукы узган атнада укуда иң күп “бишле” билгесе алган яки җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучыларга бирелә. Бу әһәмиятле чара балаларда горурлык хисе  уята, белемнәрне тырышыбрак өйрәнүгә этәрә, - ди мәктәп директоры Миннехан Вәлиуллин. 

Югары уку йортында физкультура белгечлеге үзләштерә. Язмыш кушуыдыр, 1985 елда туган авылы Кече Елгага физкультура укытучысы булып кайта һәм шул рәвешле мәгариф дөньясына чума. Директор булып эшли башлавына да инде 17 ел узган.

— Педколлектив бердәм һәм тырыш безнең. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Әлфия Шәрәпова, башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм һөнәри берлек рәисе Фирдәвес Гайнетдинова, физика һәм математика укытучысы Наилә Абдуллина, информатика белән физика һәм математика укытучысы Марат Вәлиев педагогикада бик тәҗрибәлеләр. Цифрлы технологияләрне өйрәтүгә игътибар бирәбез. “Цифрлы укыту чыганаклары” программасы буенча мәктәбебезгә быел 5 берәмлек яңа ноутбук тапшырылды, алар актив файдаланыла, - ди директор.

Марат Вәлиев укытучылар гаиләсеннән. Әтисе Гаяз әфәнде шактый еллар Кече Елга мәктәбе директоры булып эшләгән, ә әнисе Равилә балаларны математика фәненнән укыткан.

Кече Елга мәктәбендә балаларда ватанпәрвәрлек хисе, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә гаять җаваплы карыйлар.
— Бөек Ватан сугышы ветераннары калмады шул инде. Хәрби-патриотик тәрбиядә мәктәпнең музей почмагын һәм авылның мәдәният йортындагы крайны өйрәнү музеен актив файдаланабыз. Тыл ветераннары белән очрашулар үткәрәбез, -дип дәвам итте сүзен Миннехан Кәрим улы. - Волонтерлык хәрәкәтендә дә актив катнашабыз, өлкән авылдашларыбызга хуҗалык эшләрендә булышабыз. Мәктәп яны тәҗрибә участогы да 3 гектар безнең. Балалар көчләреннән килгәнчә, җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерүдә булышып, хезмәт күнекмәләре ала.

Кече Елга мәктәбендә күңелгә ятышлы “өй җылылыгы” хөкем сөрә, балалар искиткеч итәгатьле. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы республика программасы кысаларында мәктәп бинасына капиталь төзекләндерү үткәрелгән, спорт мәйданчыгы төзелгән. Шахмат, милли көрәш, бию түгәрәкләре эшли.
— Балалар белемле булып, физик яктан чыныгып үссеннәр өчен без-укытучылар көнозын мәктәптә инде, - дип озатып калды безне Миннехан Вәлиуллин.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading