16+

Безнең Әти – мировой!

Сез Сәяф Хәсән улы Хәсәновның кем икәнен беләсезме?! Белмәсәгез, хәзер әйтәм: Мамадыш районының Урта Кирмән авылында тугызынчы дистәсен ваклап, хатыны Гөлфәридә белән тыныч кына гомер кичереп ятучы ир, өч кызының сөекле әтисе, ике кияүнең һәм биш оныкның яраткан алтын бабасы иде ул моңарчы. «Шәһри Казан» газетасының иң яхшы әтине барлаганын...

Безнең Әти – мировой!

Сез Сәяф Хәсән улы Хәсәновның кем икәнен беләсезме?! Белмәсәгез, хәзер әйтәм: Мамадыш районының Урта Кирмән авылында тугызынчы дистәсен ваклап, хатыны Гөлфәридә белән тыныч кына гомер кичереп ятучы ир, өч кызының сөекле әтисе, ике кияүнең һәм биш оныкның яраткан алтын бабасы иде ул моңарчы. «Шәһри Казан» газетасының иң яхшы әтине барлаганын...

Сез Сәяф Хәсән улы Хәсәновның кем икәнен беләсезме?! Белмәсәгез, хәзер әйтәм: Мамадыш районының Урта Кирмән авылында тугызынчы дистәсен ваклап, хатыны Гөлфәридә белән тыныч кына гомер кичереп ятучы ир, өч кызының сөекле әтисе, ике кияүнең һәм биш оныкның яраткан алтын бабасы иде ул моңарчы. «Шәһри Казан» газетасының иң яхшы әтине барлаганын ишеткәч, аның кандидатурасын бергәләп якларга булдык әле менә, чөнки безнең ӘТИ - мировой!

Гомере буе Мамадыш районының Киров исемендәге колхозында алдынгы тракторчы булды Сәяф Хәсәнов. «Хезмәт Кызыл Байрагы», «Өченче дәрәҗә Хезмәт Даны» орденнары, «Хезмәт ветераны» медале, тагын бик күпсанлы күкрәк билгеләре бар. «Социалистик ярыш алдынгысы» - 1нче урын» дип кызыл комачка язылган тасмаларыннан, Мактау кәгазьләреннән, дистәләгән матур значокларыннан әни өй түрендә кызыл почмак ясады. Мәктәптә укыганда, Мамадышка баргач, райком каршындагы Мактау тактасында әтинең олы портретын күреп тә сокланып, горурланып басып торганымны хәтерлим. Әни безне аның якты образы белән тәрбияләп үстерде, артыгын шаяра башласак: «Әтиегезгә әйтәм!» - ди торган иде. Ә минем әтине би-и-и-и-и-ик күрәсем килә. Беркөнне әнидән иртәрәк уятып, әтине күрсәтүен сораган идем, уятмаган булды. Сыңар күземне ачтым да мыштым гына тыңлап ятам боларның өстәл артында сөйләшкәнен: «Сәяф, җәй узып бара, мунча миче төтенне кирегә бәрә, кышлык печән әзерләнмәгән һаман, шул трактор сәнәгеңә каптырып бер колач печән эләктереп кайтсаң ни була, бурлык түгел, эшеңә көнлек нәтиҗә генә бит ул. Сыерны үгезгә аптөшәргә кирәк, ни уйлыйсың син, ә-ә-ә-ә? Такыр басу өрәге; колхоз, дип яралган коммунист, орденнарыңның бер ягы минеке, белеп тор, яме...» Әти берни эндәшмәде, таң белән тирә-юньне яңгыратып, тракторын кабызды да тагын китеп барды инде яраткан эшенә. Ә мин әнинең әтигә биргән бу сабагын - «серне» гомер буе үзем генә белдем түлке, менә хәзер искә төште дә сезгә генә әйтәм.

Беркөнне шулай әтинең теге матур значокларын санаган идем, берсе чыкмады. Кая киткәнен сорадым кәнишне. «Хезмәттәшемнең (исемен әйтмим инде, ярар) улы солдаттан кайткан. Гимнастеркасының түше буш. Егет кешегә алай килешми. Авылдашлар каршында яхшы түгел. Жәлләдем дә үзе теләгәнен сайлап алырга куштым, тагып йөрсен рәхәтләнеп!» - диде. Һм-м, мин дә нәкъ шунысына кызыгып йөри идем.

Ә бер тапкыр телевизордан бергәләп сугыш, балалар йорты турында кино карап утырганда, әтинең күзләрендә яшь күреп шаккаттым: ничек елый инде, ул бит, ул бит - безнең ӘТИ?! Үсә төшеп, аның биографиясен белгәч кенә эшнең нәрсәдә икәнен аңладым. Сугыш вакытында әтисе яу кырында хәбәрсез югалган, әнисе көтү көткәндә салкын инеш суына төшкән бәрән артыннан сикереп, суык тидереп үлеп киткән. Тома ятим калган алты балалы гаиләдәге ике сабыйны Кукмара районының Түбән Арбаш балалар йортына илтеп биргәннәр. Мир белән үстергәннәр кечкенә Сәяф белән Саматны. 16 яше тулар-тулмас, Кукмара киез итек фабрикасында эшләгән, тракторчылыкка укыган, Күкчәтау далаларында чирәм җирне күтәргән, Ленинградта армиядә хезмәт иткән һәм туган авылы Урта Кирмәнгә әйләнеп кайткан. Туганнарын эзләп тапкан. Алар яныннан кабат беркая да китмәскә, туган авылында калырга карар кылган. Кичке мәктәптә белем алып йөргәндә, укытучысы Гөлфәридә Минһаҗевнага гашыйк булган. Ике ятим шулай тормышларын нульдән башлап, гаилә корып җибәргәннәр. Якты дөньяга бер-бер артлы без - мәхәббәт чәчкәләре аваз салганбыз... Әкияттәге кебек өч кыз: Йолдыз, Алсу, Миләүшә. Апа белән сеңелкәшкә исемне әти кушкан, ә миңа - әни. Әти дә кушасы булган: «Артыкбикә», - дип. Чөнки арада аның өметен иң акламаганы - мин. Беренче кызларыннан соң, өзелеп, хыялланып малай көткән әти, ә монда кара көзнең иң сазлы, караңгы төнендә, дөньяны шәрран ярып, мин килеп чыкканмын. «Менә, Сәяф, тагын бер олы авызлы кызың бар», - дигәч, кулын селтәп, теге исемне әйткән дә тәмәке тартырга чыгып киткән әти. Ә төпчеге Миләүшәне ул язмышы белән килешеп кабул итте. Сабый чактан ук алдыннан бер дә төшермәде. Өчебез дә рәхәтләнеп сыя идек без аның алдына. Әни белән бик кадерләп, иркәләп-назлап, муллыкта үстерделәр алар безне. Әле хәзер дә, инде 50нең аргы ягына чыккан кызлары турында чын-чынлап кайгыртып торалар.

Беркөнне эштә утырганда кинәт кенә искә төште дә: «Нишлисез?» - дип телефоннан шалтыраткан идем, «Менә урамга чыкканыем, кар ай-яй күп яуган, карап тордым-тордым да кердем», - ди әти. Ял көннәрендә кар көрәргә дип кайтсам, бөтен җир ялт иткән. Бәрәңге бакчасын да шулай итәләр алар әни белән - урталай бөкләнсәләр бөкләнәләр, эш бетмичә кермиләр. Үз эшләрен беркайчан кешедән эшләтмиләр, әле һаман бозау­сыер асрыйлар.

Әтинең ничек итеп гөмбә җыюын күрсәгез икән. Мин күрми киткәннәрен кәрҗине белән җыеп алды былтыр. Сабантуйларда картлар белән йөгерешкә дә бара иде әле ул, гел беренче килә иде, соңгы бер-ике елда гына: «Дәрт бар, дәрман җук!» - ди. Беркөнне почтага утка-суга түләргә баргач, чираттагы бөтен хатын-кызларны шаккатырып, әнигә Гашыйклар көненә открытка да алган. Кайсыгыз хатыны турында шулай кайгырта?! Бер-берсенә сюрпризны ясап кына торалар алар!!) Менә бу «Шәһри Казан« газетасы игълан иткән конкурс турында каян ишетеп, ник катнашырга уйладык дип уйлыйсыз?! Барысы да шул тиктормас, 57 ел бергә яшәгән иренә мәңге гашыйк Гөлфәридә аркасында. «Бәйгедә җиңәргә кирәк, атагызның беркайчан да артта калганы булмады, әтиегез - иң яхшысы!» - ди.

14 гыйнварда әтигә 80 яшь тулды. Юбилей җитәрәк, икәү генә калгач, әкрен генә сорадым мин моннан:
- Әти, сиңа нәрсә бүләк итик?
- Бер нәрсә дә кирәк түгел инде миңа хәзер, картайдым, - ди бу.
- Әти, барыбер ни дә булса алабыз бит инде, лутчы үзең әйт! - дим.
Уйлап-уйлап торды да:
- Армиядән кайтканда бик матур кәчтүм-чалбар сатып алган идем, шундый булса ярый, яшәсәм, киярмен, - ди бу.
Әлбәттә, эзләп таптык без аңа 21 яшьлек чагында армиядән кайткандагыдай кәчтүмне (әти дигәндә, тапмыйбызмы соң!), бик ошатты. Аллага шөкер, юбилейдан соң «икенче сулышы» ачылып, бик шат йөри әле, сөбханалла, күз тимәсен!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading