16+

Ике авыл арасы ерак түгел барасы: «Шәһри Казан» десанты «Безнең авыл» бәйгесе җиңүчеләре – Югары һәм Түбән Тегермәнлек авылларында кунакта булды (ФОТОЛАР, ВИДЕО)

«Безнең авыл» бәйгесенә килгән фотоларны күрү белән үк, Балык Бистәсе районының Түбән һәм Югары Тегермәнлек авылларына гашыйк булган идек инде.

Ике авыл арасы ерак түгел барасы: «Шәһри Казан» десанты «Безнең авыл» бәйгесе җиңүчеләре – Югары һәм Түбән Тегермәнлек авылларында кунакта булды (ФОТОЛАР, ВИДЕО)

«Безнең авыл» бәйгесенә килгән фотоларны күрү белән үк, Балык Бистәсе районының Түбән һәм Югары Тегермәнлек авылларына гашыйк булган идек инде.

Алар бәйгедә 351433 тавыш җыеп, җиңүгә иреште. Без дә үз вәгъдәбездә тордык - редакция коллективы һәм бер төркем иҗатташ дусларыбыз - Илназ Гарипов, Чулпан Йосыпова, «Артур-Марат» дуэты, Артур Шөгаепов, Айгөл Рәхимова һәм Айдар Рәкыйпов белән кунакка киттек. Авылның искиткеч гүзәл табигатенә тагын бер кат таң калдык. Җитмәсә, көне дә нинди туры килде бит әле! Ап-ак бәскә төренгән агачларны күреп, күзләр генә түгел, күңел дә иркәләнде. Шәһәрдән соң авылның салкын, саф һавасын сулап, күңелләргә шифа һәм дәва алдык. Сез дә безнең белән шул авылларга сәфәр кылыгыз әле.

Батыр Барый

Кайсы гына авылның тарихы, аның халкы белән кызыксына башласак та, күз өстендәге каш төсле, данлыклы, горурланырлык, яшьләргә үрнәк-өлге итеп күрсәтерлек уллары-кызлары була. Түбән Тегермәнлек авылында күкрәге белән амбразурага капланган Барый Шәвәлиевнең туганнары яши. Без каһарманның бертуган энесе Вәли һәм сеңлесе Рәхилә Шәвәлиева белән күрештек.



- Абыйны 1943 елда сугышка алдылар, - дип сөйләде безгә үзе дә туксанны ваклаучы Вәли бабай. - Иваново өлкәсендә сержантлыкка укыганнан соң, Мәскәү өлкәсенә бүлек командиры булып китте. Шундагы сугышларда яраланды. Өч ай госпитальдә дәваланды, әмма өйгә кайта алмады. Шуннан соң аны Белоруссия фронтына җибәрделәр. Менә шунда ул бик көчле сугышка эләккән. Ике як та бик нык әзерләнгән: 200ешәр ачык һәм ябык амбразура, 400 взвод булган. «Бу сугышта җиңсәк, рәхәт заман башлана», - дип хатлар язуы истә калган мәрхүмнең. Әмма аңа тыныч тормыш күрергә насыйп булмады, шунда ятып калды. Ул вакытта безнекеләр немецларны җиңделәр, шуннан соң совет гаскәрләре Берлинга кадәр гел җиңеп килделәр. Ә батырлыгына килгәндә, абый дошман амбразурасына якынлашкач, иң элек граната ыргыта, әмма ул пулеметны туктатмый. Шуннан соң 19 яшьлек Барый амбразурага үзе барып каплана. Аның үле гәүдәсен этеп төшерәләр дә, кабат атыш башлана. Исән калган солдатлар юлларыннан тагын бүленә. Шуннан соң икенче амбразурага Ильченко дигән фамилияле взвод командиры үзе барып каплана.



Татар булганга күрә, баштагы мәлләрдә Барый Шәвәлиевнең батырлыгын кире кагалар, амбразурага Ильченко гына капланган, дип баралар. Әмма документларны кат-кат тикшерә, шаһитларны сораштыра торгач, әлеге батырлыкны татар егете Шәвәлиев тә эшләгәнлеге ачыклана.
- Барый абый укымышлы кеше булган, дип сөйлиләр аны белүчеләр. Ул сугышка кадәр учетчик булып эшләгән. Фронтта да туганнарына бик матур, озын итеп хатлар язган. Әниләре динле кеше булгач, кызганыч, хатларны гөнаһ дип уйлап, сакламаган, - ди авыл тарихын барлап, туплап баручы китапханәче Илгизә апа Галимова.

- Әни фронттан килгән хатларны сакламаса да, аларны миннән әллә ничә кат укытыр иде, мәрхүмәкәем. Абыебыз ярдәмчел, йомшак күңелле булды, кеше рәнҗетүдән бик курка торган иде, - дип искә төшерә Рәхилә апа.
Бүгенге көндә Түбән Тегермәнлекнең бер урамы һәм Югары Тегермәнлек мәктәбе Барый Шәвәлиев исемен йөртә.

Авыл күрке - агач бизәкле йорт

Авыл урамы буйлап барганда, күзебез агач бизәкле матур йортка төште. Әлеге йортның хуҗалары 54 ел бергә яшәүче Сәвия һәм Вагыйз Гайнуллиннар булып чыкты.



- Бабай кул остасы безнең. Гомер буе кешеләргә ярдәм итеп яшәде, колхозда да эшләде. Йортыбызны да икебез бергә җиткереп кердек. Алты бала тәрбияләп үстердек. Аллага шөкер, аларга бик кирәкле һәм төпле белем бирдек. Укытучылар, фельдшер, экономистлар булып эшлиләр. 12 оныгыбыз бар, - диде Сәвия апа.

Күрше-тирә авылларда аларны сарымсактан мул уңыш алучы буларак та беләләр икән. Безне дә: «Көз көне сарымсак алырга кайтыгыз, яме», - дип, елмаеп, озатып калдылар.

«Йокысыз төннәр бәрабәренә килгән җиңү»

Бәйгедә ике авыл бердәм булып, тавыш бирүдә бергә катнашты. Әмма бәйгенең шарты буенча, без бер генә авылга кунакка кайтырга тиеш идек. Тик кайсы авылга кайтыйк икән, дип озын-­озак сайланырга туры килмәде. Җиңүчене игълан итү белән үк, Түбән Тегермәнлектән: «Авылыбызда төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачыла. Безгә кайтыгыз!» - дип бик күп чакыру килеп иреште. Үзебез дә бу авылга кайтуыбызга куанып туя алмадык, чөнки зур авылларда концертлар болай да еш булып тора, ә менә кечкенә клубларга җырчылар бик сирәк килә. «Мондый зур концерт бездә беренче тапкыр», - диде авыл халкы.



Салкыннан курыкмыйча, концерт карарга килгән авыл халкының чиксез куануларын күреп, үзебез дә ихластан сөендек. Очрашуыбыз, чыннан да, бик җылы узды. Залны шыгрым тутырып утырган апалар, абыйлар, авыл яшьләре артистларыбыз һәм журналист егет-кызларыбыз Эльвира Мозаффарова, Алисә Сабирова, Марат Кәбиров белән бергә җырлап, елап, биеп, чын күңелдән көлеп-шатланып, күңел ачты.

Бу бәйрәмнең сәбәпчеләре, Югары һәм Түбән Тегермәнлек кызлары, бәйгедә башлап йөрүчеләр - Миләүшә Сөләйманова белән Гүзәл Хәбибуллинага редакциянең рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Яңартылган мәдәният йортын ачу тантанасына килгән Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов:

- Без авылда яшьләр калсын дип тырышабыз. Шушы ике авылда гына да соңгы елларда яңа мәдәният йорты, спорт мәйданчыгы ачылды, төзекләндерү эшләре алып барылды. Авыл ямьләнә, монда кайтуы да күңелле. Әлегә мәдәният йортына 102 урындык урнаштырылды, залларны болай шыгрым тутырып йөрсәгез, урыннарны тагын да өстәрбез, - диде.

Авылның бик актив, җор телле, шаян һәм киң күңелле кешесе Фәнис Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, бәйгедә җиңү җиңел генә бирелмәгән. Ул йокысыз төннәр, юылмаган керләр, пешми калган ашлар бәрабәренә килгән.

- Минем бервакытта да ике авылны бүлеп караганым булмады. Һәрвакыт аларның халкын тигез күреп, авылдашларым, дип хөрмәтләп эндәшәм, - диде ул. Һәм әлеге очрашу вакытында күңелендә туган шигъри юлларын да укып китте.



Авылым манарасыннан
Яңгырасын моңлы азан.
Безгә бәйрәм оештырдың,
Рәхмәт, «Шәһри Казан»!


«Бу чишмәне ясарга миңа Ходай үзе ярдәм итте»

Югары Тегермәнлек авылы чишмә моңына күмелеп яши. Авыл тирәсендә генә унлап чишмә бар. Исемнәре дә яңгырап тора: Былбыл, Ар як, Ярулла, Аю, Ат... Чишмәгә йөрүчеләр дә бихисап. Яшь киленнәр әле дә керләрен бары тик чишмә суында чайкый.



Авылда чишмәләрне саклау, ел саен бер чишмәне төзекләндерү дигән күркәм гадәт сакланып калган. Хәтта бер-берсе белән ярыша-ярыша чишмә төзекләндерәләр. Шундый гаиләләрнең берсе Гөлфия белән Фәнис Шәмсетдиновларда кунакта булып, алар ясаган изге «Зариф бабай чишмәсе» суыннан авыз итеп кайттык.

- Авылда егетләр барлык чишмәләрне дә яңарттылар, ә менә «Зариф бабай чишмәсе»нә ничектер кул җитмәде. Аның чишмәсе дә катлаулы иде, бер җирдән бәреп чыккан өч чишмәне тотып алуы кыен булды. Күңелемне һаман борчып торды ул. Шунда хатын белән киңәшләшеп, бер «шабашка» акчасын алдым да бу чишмәне үзем нигездән тазартырга булдым, - ди Фәнис абый.
Алар эшкә керешкәндә, чишмә инде кибә башлаган булган. Фәнис абый аны чистарткан, суын күтәргән. Кечкенә генә чишмәне торгызу өчен аңа 25 капчык цемент, бер «КамАЗ» чуерташ, бер машина эре таш сатып алырга туры килгән. Барысы бергә чыгым 40 мең сумга җитә.



Дөрес, авылдашлар, дуслары арасында ярдәм итәргә әзер булучылар да табылган. Күгәрчен авылыннан дусты Габделбәр кирпеч, такта биргән. Авыл килене Сания Галиева чишмәне тотып алу өчен койма-рәшәткәләр кайтарткан. Вазыйх Низамов, Фердинанд Миңнеханов, Рафис Мингарипов та изге эштә катнашкан. Фәнис абыйның тормыш иптәше Гөлфия апа да, ике уллары, олы кызлары да 12 көн дәвамында шушында кайнашкан. Ничек итсәләр иткәннәр - авылга кунаклар кайтканчы, Сабан туе бәйрәмнәренә кадәр әзерләгәннәр чишмәне.

Авыл халкы тау итәгеннән бәреп чыккан бу чишмәнең изге булуына ышана. Риваять буенча, XVIII гасыр башы-XIX гасыр ахырында Түбән Тегермәнлек белән Югары Тегермәнлек авыллары арасындагы бер мижада кеше мәетен табалар. Авыл халкы бу кешенең исемен дә, динен дә, милләтен дә белмәгән. Шуңа да бабайлар аны авыл зиратына түгел, ә мәетен тапкан урыннан бераз гына өстәрәк күмгәннәр. Җеназа мөселман гореф-гадәтләре буенча үтәлгән, шунда аңа Зариф исеме кушканнар. Җеназадан соң берничә көн узгач, бу кешене тапкан урында чишмә бәреп чыккан. Авыл халкы шул көннән башлап чишмәне изге «Зариф бабай чишмәсе» дип йөртә башлаган. Элек-электән авылдан читтәрәк урнашкан чишмә кадер-хөрмәттә тора. Юлда үлеп калган дәрвишнең кабере дә бүгенге көнгә кадәр сакланган, авыл халкы чишмә белән бергә аны да карап тора. Ә авыл аксакаллары чишмәнең сихәте турында әллә нинди кызык хәлләр сөйли, янәсе, ул - мең төрле авырулардан дәва.

Фәнис абый үзе дә чишмәнең изге икәненә ышана, аның сихәтен күрә.
- Без чишмә ясый башлаган көнне шулкадәр эссе көн иде. Бер-ике сәгать эшләдекме, белмим, яңгыр сибәләп китте. Һава бөркүләнде, суларга да ничектер җиңел булды. Бу чишмәне ясарга миңа Ходай үзе ярдәм иткәндер, - ди ул.

25 ел тракторда механизатор булып эшләгән Фәнис абыйның кулыннан килмәгән эше юк. Авылда да алар шәһәрчә яши, йорт-каралтылары күз явын алырлык. Абзар тутырып мал асрарга да вакыт таба гаилә. Бу көннәрдә алтынчы сыерларын сатып алмакчылар.
Чишмә тирәсендә әле эш күп, ди Фәнис абый. Хыялы - биредә ял итү урыны ясау.

- Матур итеп ылыслы агачлар утыртасым, чишмә тирәсен плитә белән ябыштырып чыгасым бар әле. Ел саен, чәчүләр тәмамлангач, бу аланда Изгеләр ашы үтә безнең. Менә шуңа өстәлләр, эскәмияләр өлгертәсем бар. Авыл картларына чирәмдә утыру җайсыз бит, - ди ул.
Быел Югары Тегермәнлек авылы халкы Изгеләр ашын яңартылган чишмә буенда зурлап үткәрергә уйлый.

PS. Тегермәнлек авылларыннан башка язмалар «Шәһри Казан» сайтында алдагы көннәрдә дөнья күрәчәк.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading