16+

«Балам инвалид дип, өйдә генә кочаклап утырырга кирәкми»

Аналар сәламәт баласын да ташлап киткән заманда, авыру сабыйны кеше итү, аны тәрбияләү, белем бирү өчен зур йөрәкле, көчле холыклы Кеше булырга кирәктер. Физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр өчен «Без – Россия гражданнары» бәйгесендә катнашучы балаларның ата-аналары нарасыйларын җәмгыятькә файдалы шәхес итеп үстерергә тырыша.

Аналар сәламәт баласын да ташлап киткән заманда, авыру сабыйны кеше итү, аны тәрбияләү, белем бирү өчен зур йөрәкле, көчле холыклы Кеше булырга кирәктер. Физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр өчен «Без – Россия гражданнары» бәйгесендә катнашучы балаларның ата-аналары нарасыйларын җәмгыятькә файдалы шәхес итеп үстерергә тырыша.

«Ишетмәгән баламны бишек җыры җырлап үстердем»

Кукмара районының Кәчимир авылыннан Рәйхана белән Радик Степановларның гаиләсе – шундыйларның берсе. Көтеп алган беренче балалары Руслан алты айлык булып дөньяга килә. Ана кулына 900 граммлык нарасыен табиблар: «өметсез бу, исән калса да, гарип булачак», – дип тоттыралар.

– Ул вакытта улыма бик күп антибиотиклар кададылар, шунлыктан уң колагы туганнан бирле ишетми. Балам турында шундый сүзләр әйткәннәре өчен, табибларга бераз үпкәләп тә йөрдем әле. Алар сүзенә, язмыш сынавына каршы төшеп: «юк, мин баламны кеше итәм, ул яшәргә тиеш!» – дип, үз-үземә сүз бирдем. Ташлап китү дигән уй башымда да булмады, – ди Рәйхана ханым.

Чыннан да, бүген аның 20 яшьлек Русланы гаиләдә – төп терәге. Әтиләре ерак юлларга командировкага киткәндә, йорт тирәсенә күз-колак булып тору да, мал-туарны карау да – аның өстендә.

Руслан – спортчы да әле. Районның «Аргамак» командасы белән мөмкинлекләре чиклеләр арасында чаңгы ярышлары, кул көрәше, дартс, гер күтәрү буенча төрле ярышларда катнаша. Күңеле тулган мәлләрдә шигырьләр яза.

– Ишетмәсә дә, сөйләшә алмаса да, барлык эч-серләрен миңа сөйли. Башкалар аңламаса да, мин аңлыйм. Ишетмәсә дә, бишек җырларын җырлап үстердем. Җырласам, елавыннан туктап, күзләрен мөлдерәтеп, миңа карап тора иде, – ди ана.

Степановлар Русланнан кала тагын бер ул, бер кыз үстерә. Уртанчылары Артур – бүген Казан дәүләт энергетика институты студенты, кызлары Эльвира – мәктәп укучысы. Төпчек балалары икесе дә җыр-моңга гашыйк, музыка мәктәбен тәмамлаганнар, республикакүләм үткәрелгән «Созвездие-Йолдызлык» бәйгесендә актив катнашканнар.

Әлеге бәйгедән тыш алар, гаиләләре белән, «Нечкәбил» республикакүләм бәйгесендә, Татарстанның Милли музее оештырган «Серле сандык» бәйгеләрендә катнашкан. 

– Балам инвалид дип, аны өйдә генә кочаклап утырырга кирәкми. Кайбер ата-аналар андый сабыйларын кунаклар килгәндә кешегә күрсәтмәскә тырыша, мин, киресенчә, күрсеннәр дим. Ул бала да дөньяны, кешеләрне күреп үсәргә тиеш. Башка балалардан аерып өйдә генә укытуны да дөрес дип санамыйм. Русланны VII сыйныфтан соң, үз районыбызда булмагач, Арчаның Кенәр авылындагы коррекцион мәктәпкә кадәр укытырга йөрттек. Әлеге бәйгедә дә инде икенче тапкыр катнашабыз. Аны безгә районыбызның үзәк китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова киңәш итте. сайлауларга багышлап, Руслан шигырь язды. Улым хәзер чараларны үзе табып: «әни, минем менә шунда барасым килә», – дип әйтә, – ди Рәйхана ханым. 

Гаиләләренең үз традицияләре дә бар – буыннан буынга күчкән шәмаилләрен ерак юлларга чыкканда гел үзләре белән йөртәләр. Гаиләләренең сувениры – бишек. «Шул бишектә мин дә тәрбияләндем, балаларымны да шунда үстердем», – ди ана. 

«Ул – минем бердәнберем»

– Күпме укытучыга, балаларны бәйгедә катнаштырыгыз, дип тәкъдим ясадым. Бары тик ул гына, үз мәнфәгатьләрен читкә куеп, минем шундый сәләтле укучым бар, дип, баласын алга чыгарды, – дип, бәйгенең кураторы Гөлүсә Закирова мине татар теле укытучысы Рәхилә Мәүлиева белән таныштырды. 

Ул әнисе белән Айгөл Гарипова исемле кызны Менделеевск районыннан ук алып килгән.

Айгөл – IX сыйныф укучысы. Үзенчәлекле бала булса да, көндәлегендә гел «дүрт» тә «биш» кенә.


Айгөл моңарчы рус төркемендә укыса да, иң яраткан фәне – татар теле. IX сыйныфтан соң имтиханнарны да математика, рус теле һәм татар теленнән бирмәкче булган. «Кызганыч, булмады инде», – дип көрсенә кыз. Быелдан татар теленнән имтихан бирү бетерелгән икән.

Айгөлне әнисе Әлфинур ялгызы генә тәрбияли. Бөтен вакытын баласына багышлаган.
– Туганнарыбыз, укытучыларыбыз ярдәм итә. Читен дип зарланмыйм, Аллага шөкер! Ул – минем бердәнберем. Кызым рәсемнәр ясарга ярата, кул эшләре белән шөгыльләнә. Ясаган әйберләрен, шатлана-шатлана, миңа бүләк итә. Өебезнең диварлары тулды инде, обойлар да кирәкми. Ә грамоталары өчен аерым бер җир әзерләп куйдык, – дип елмая ана. 
Айгөл X, XI сыйныфларны да яхшы билгеләргә генә тәмамларга җыена.

Сайлау өчен бөтен мөмкинлекләр булдырыла

«Без – Россия гражданнары» бәйгесе Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе белән күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен республика китапханәсе тарафыннан бишенче ел рәттән оештырыла. Катнашучыларны өч номинация буенча бүләклиләр. Кечерәкләр рәсем, кул эшләре ясый, олыраклар шигырь, иншалар яза. Бәйгедә төрле катлам мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашты. Быел юбилей елы булганга, 30 җиңүчене билгеләделәр. Тагын шуның кадәр бала махсус бүләккә ия булды. Катнашучылар республиканың 40 районыннан килгән иде. 

– Бүген республикада физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен күп эш башкарыла, ләкин эшләнәсе нәрсәләр күп әле. Мәсәлән, без мөмкинлекләре чикле кешеләргә сайлау участокларын уңайлы ясарга тырышабыз. Күрмәүчеләр өчен махсус бюллетеньнәр әзерлибез. Хәзер йөри алмаучылар өчен сайлау участокларын икенче катлардан беренче катка күчерү эше башланды, – диде китапханәнең методик бүлек мөдире Гөлүсә Закирова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading