Җиңүчене Илсур Метшин игълан итте. Бер миллион сумга «Тасма. Казанның үлемсез риваяте» проектын тәкъдим иткән Россия-Кытай командасы лаек булды, күлне дә аларның проектындагы кыяфәткә китерәчәкләр. Авторлар, беренче чиратта, экология мәсьәләсенә, ягъни суның чисталыгына игътибар иткән.
- Яр буенда сәүдә, машина кую урыннары булдырсак, Кабан күлендә тормыш җанланып китәчәк. Кешеләр, шәһәрдән аерылмыйча, үзләрен табигать кочагында сыман хис итәчәк, - дип, проектны тәкъдим итте 29 яшьлек Кытай егете Стенли Ланг. Шулай ук күл өстендә йөзеп йөри торган бакчалар, кафе һәм рестораннар, җәяүле юллары һәм пристаньнар урнашачак. Кабан күленә киләсе елның язында Камал театры янындагы мәйданнан тотынырга ниятлиләр.
- Парклар һәм скверлар елын яр буйларын төзекләндерүне дәвам иттереп, Сидней, Истанбул һәм Сингапур кебек шәһәрләр дәрәҗәсенә җитү өчен, бөтен көчебезне куячакбыз, - диде шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:
- Татарстанда белемле, алдынгы карашлы кешеләр буыны үсеп җитте, аларны куллану мәсьәләсе генә борчымый. Аларның булдыру, иҗат итү, шәһәрләрне үзләре һәм балалары өчен үстерү, уңайлы мохит тудыру теләге бар. Без республиканың иҗади индустрия вәкилләре өчен мәйдан булдырачакбыз.
Кабан күленә ниләр җитми?
Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты:
- Кабан күлендә еш булырга туры килми, узган ел гаилә белән катамаранда йөреп алдык. Кабан күле - тарихи урын, татар халык әкиятләреннән төзелгән әйберләр белән бизәлсә, халыкка күңеллерәк булыр иде. Шәһәр үзәге болай да европалашып бетте инде, татарлыкны күбрәк чагылдырырга кирәк.
Фәүзия Дәүләтшина:
- Кабан күлен чистартасы, ярларын ныгытасы иде. Коена торган урын - пляж да күрәсе килә. Заманында без Кабан күле янында, Калининский бистәсендә тордык. Гел күлдә коена идек, суы да чип-чиста булды, хәзер пычратып бетерделәр. Кабанның чисталыгын, матурлыгын күреп калсак иде. Хәзинәсен дә тапсалар, безнең өчен бу зур могҗиза булыр иде.
Нурислам Мурадимов:
- Яшеллек җитми. Татарстанда үсә торган агачлар - юкә, нарат, миләш, шулай ук чәчәкләрне күбрәк утыртырга кирәк, төнбоеклар да күрәсе килә. Камал театрында булганда, Кабан күленә күз салмыйча китмим.
Наҗия Хәмидуллина:
- Кыш көннәрендә күл буенда чаңгы юллары, җәен велосипед юллары ясасалар, бик күңелле булачак. Хәзер су янына төшә торган түгел, агачлар, үләннәр куе булып үскән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар