16+

Ремонтны... 2043 елда көтегез?

«Кайчан кеше төсле яши башларбыз икән? 30 елдан бирле йортның ремонт күргәне юк. Капиталь төзекләндерү кайчан булачак? Канализация торбасы шартлап бөтен подвалны су басты, беренче катларга зур зыян килде. Ишегалдында адәм тизәкләренә кадәр йөзеп йөрде. Искә түзәр хәл юк иде. Ярый салкыннарда ис азрак басылды. Ярдәм итегез безгә», - дип...

Ремонтны... 2043 елда көтегез?

«Кайчан кеше төсле яши башларбыз икән? 30 елдан бирле йортның ремонт күргәне юк. Капиталь төзекләндерү кайчан булачак? Канализация торбасы шартлап бөтен подвалны су басты, беренче катларга зур зыян килде. Ишегалдында адәм тизәкләренә кадәр йөзеп йөрде. Искә түзәр хәл юк иде. Ярый салкыннарда ис азрак басылды. Ярдәм итегез безгә», - дип...

«Кайчан кеше төсле яши башларбыз икән? 30 елдан бирле йортның ремонт күргәне юк. Капиталь төзекләндерү кайчан булачак? Канализация торбасы шартлап бөтен подвалны су басты, беренче катларга зур зыян килде. Ишегалдында адәм тизәкләренә кадәр йөзеп йөрде. Искә түзәр хәл юк иде. Ярый салкыннарда ис азрак басылды. Ярдәм итегез безгә», - дип мөрәҗәгать итте безгә 33 нче Хәрби шәһәрчек урамы, 5нче йортның 1нче корпусында яшәүчеләр. Хат эзеннән әлеге йортка бардык.

«Йорт яныннан узганда укшыйм»

33нче Хәрби шәһәрчектәге йортларны 1983 елда солдатлар төзегән, дип сөйләде безгә биредә яшәүче аксакаллар. Бу торакларга төрле төбәкләрдән, шәһәрләрдән килгән хәрбиләрне урнаштырганнар. Бишенче йортның беренче корпусында яшәүче Александра ханым гаиләсе Грозный шәһәреннән кайткан. Дөрес, бүген йортларда хәрбиләр калмаган диярлек, күбесе туган якларына күченеп киткән. Александра ханым да, мөмкинлек булса, берсүзсез китәр идем.Тик ирем вафат, хәзер үзем дә пенсиядә, ди. Йортта бер-бер артлы килеп чыккан проблемалардан, идарәче компаниянең буш вәгъ­дәләреннән туйган ул.



- Ни хикмәт, йорт белән бәйле проблемаларны чишәргә берәү дә алынмый. 70 яшемә җитсәм дә, чарасызлыктан, гаделлекне үзем ачыкларга булдым. Торак кодексын махсус укып чыктым. Җитәкчелек бусагасын да таптарга өйрәндем инде, - ди Александра Шустова.

Аны бер ел элек йортның берләшмә рәисе итеп сайлаганнар.
Хәрби шәһәрчектәге йортлар Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр һәм оборона министрлыгына караган. 1990 елларда аларны Казан шәһәре карамагына күчергәннәр. Шуннан соң, күп кеше фатирларын хосусыйлаштырган. Йортка «Идел буе идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәт күрсәтә башлаган.

- 1993 елда йортның фасадын аз булса да буядылар, 2009 елда лифтларны алыштырдылар, шуннан бирле ремонт күргәнебез юк инде, гел су баса, канализация торбалары шартлый, беренче катта яшәүчеләр зар елый, - ди Александра ханым.



Август аенда йортның канализация торбасы эштән чыгып, идән астын су баскан. Бәвел, тизәк белән кушылган бу судан чыккан искә ул чакта чынлап та түзеп булмаган. Идарәче компания бу вакыйгадан соң октябрь аенда канализация системасын өлешчә алыштырган. Әмма идән астыннан чыгып торган теге ис бетмәгән. Йортның подвалында 14 еллар элек «Ритм» яшүсмерләр клубы эшләгән. Тик аның ишегендә күптән йозак.

- Бу йортта яшәүчеләрнең балалары, минем кызым да шул клубтагы бию, спорт буенча түгәрәкләрдә шөгыльләнеп үстеләр. Әмма ул ябылды. Бина беркемгә кирәкмәде, әле дә буш тора. Канализация торбасы шартлаган вакытта су идән астына гына сыймыйча, өскә, ишегалдына кадәр үк чыккан иде. Суны суырттылар, торбаларны алыштырдылар анысы, тик менә клубтагы начар ис бетми. Анда агач идән өстенә линолеум җәйгән булганнар. Шул идәнгә кибәргә ирек бирми. Күгәрек исенә түзәр хәл юк. Кайчак йорт яныннан узганда укшыйм. Ул күгәрек исе сәламәтлеккә дә зыян бит, биредә кечкенә балалар да яши, - ди Александра Шустова.

Көтегез, булыр

Йорттагылар бу бинаны җыештыруны сорап, идарәче компаниягә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Әмма, клубның хуҗасы кем, шул җыештырырга тиеш, дигән җавап алганнар. Бөтен хикмәт тә шунда: хуҗаны таба алмыйлар. Капиталь ремонт буенча да төгәл җавап бирүче юк. Быелга планга кертелмәгән дип кенә җаваплыйлар. Озак шалтырата торгач, без дә Идел буе районының идарәче компаниясе белән элемтәгә керә алдык. Җитештерү-техник бүлегендә:

- Планлаштырылмаган булса да, шикаятьләр күп килгәч, йортның канализация системасын рәткә китердек. Йорт тирәли нигезне яңгыр суларыннан саклый торган бетон сукмак та салдык. Ремонт өлешчә башкарылды, әлбәттә, яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән саен, кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз. Йорт начар хәлдә түгел, - диде исемен әйтергә теләмәгән, үзен инженер дип таныштырган бер хезмәткәр.

Йортка кайчан капиталь төзекләндерү ясалачак дигән сорауга, 2017-18 елда ремонт булмаячак дип төгәл әйтә алабыз, диделәр. Йортта яшәүчеләр исә интернетта казына торгач, капиталь ремонт ясалачак йортлар исемлеген үзләре дә эзләп тапканнар. Анда 33нче Хәрби шәһәрчек урамы, 5нче йортның 1 корпусына бары... 1943 елда гына төзекләндерү ясалачак дип язылган икән. Тик Идел буе идарәче компаниясендә, бу исемлек дөреслеккә туры килми, диделәр. «Торак-коммуналь хуҗалыгы мониторингы» буенча караганда, лифтларны төзекләндерү әлеге йортта 2020 елга каралган. Тик исемлек гел үзгәреп тора, финанс мөмкинлекләреннән чыгып, ремонт иртәрәк тә ясалырга мөмкин, дип аңлаттылар.

Йортта яшәүчеләрне коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең зур суммада килүе борчый. Әйтик, 3 бүлмәле фатирда яшәүчеләр кыш көннәрендә 8 мең сум тирәсе түләгәннәр. Җылылык өчен бик зур суммалар исәпләнә икән.
- Безгә җылылык шәхси котельныйдан килә. Аңлавыбызча, аскы катта урнашкан торак булмаган биналарны җылыткан өчен дә без түлибез. Безнең йорт астында кулланылмый торган элеккеге яшүсмерләр клубыннан тыш, әле тагын бер 138 квадрат метрлы бина бар. Анысы да хуҗасыз. Ул биналарны берәрсе үзенә алса, коммуналь хезмәтләр өчен дә үзе түли башлар иде дә, хуҗа табылмый шул, - ди Александра Шустова.

Йорт рәисе федераль программа кысаларында оештырылган «Грамоталы кулланучы мәктәбе»ндә укулар узган. Юристлар белән киңәшләшкәннән соң, хәзер гаделлек эзләп, судка мөрәҗәгать итәргә җыена.



Йорт подвалын әлеге торакка хезмәт күрсәтүче «Визит» подрядчы оешмасы хезмәткәрләре килеп җыештырырга вәгъдә иттеләр, ә бу торак булмаган биналарның хуҗасын ачыклау буенча шәһәр мэриясенә мөрәҗәгать иттек. Әлеге йорт мәсьәләсендә боз кузгалырмы? Көтеп карыйк.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading