16+

Айрат Чабатов: “Тиздән тешләрне яңадан үстерә башлаячакбыз!”

Теш куюда яңадан-яңа технологияләр үсеш ала. Салына торган протезлар инде үткән заманда калып бара.

Айрат Чабатов: “Тиздән тешләрне яңадан үстерә башлаячакбыз!”

Теш куюда яңадан-яңа технологияләр үсеш ала. Салына торган протезлар инде үткән заманда калып бара.

Елдан-ел имплантация популярлаша. Тиздән анысы да искерер, мөгаен. Табиблар кирәксезгә чыккан акыл тешләрен югалткан теш урынына күчертеп утырта башлаган. Ә Япониядә инде яңа теш үстерә торган дару җитештерү юнәлешендә эшлиләр. Халыкның теш сәламәтлеге һәм тешле итүдәге яңа технологияләр турында теш табибы, Казанда шәхси стоматология җитәкчесе Айрат Чабатов белән сөйләштек.

Айрат Чабатов - тумышы белән Чувашиянең Шыгырдан авылыннан. Чебоксар медицина университетын тәмамлаган. Аннары бер елга интернатурага Казанга килергә карар кылган. Нәтиҗәдә аның шәһәребездән инде китәсе килми. Интернатурадан соң ике ел ординатурада укый һәм шул чорда Казанда үз клиникасын ачып җибәрә. Студент чактан ук үзенең кемгәдер ялланып эшләргә теләмәвен аңлый. Шулай итеп, әти-әни ярдәменнән файдаланып, кредитлар алып, шәхси практикасын башлый.

–    Чувашиядә һәм Татарстанда медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын чагыштырганда, кайда яхшырак дияр идегез?
–    Чувашиядә дә, Татарстанда да медицина дәрәҗәсе бер тирә. Кайбер өлкәләрдә Чувашия өстенрәк тә әле. Стоматология тармагында ике республика да шактый зур уңышларга ирешкән, югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелә. Ә менә бәяләргә килгәндә, Чебоксарда теш дәвалау, Казан белән чагыштырганда, шактыйга кыйммәтрәк. Моның нәрсә белән бәйле булуын һич кенә аңлый алмадым. Көндәшлек исә тегендә дә, монда да шактый зур.

–    Бүген кешеләрнең теш сәламәтлеге дәрәҗәсен ничек бәяләр идегез?
–    Хәзер кешеләр тешләренә игътибарлырак карый. Ун ел элек мин эшли генә башлаганда, тешне ямау яки каналларын дәвалау урынына тешләрен алырга сораучылар күп иде. Алып ташларга да, котылырга, имеш. Ә хәзер кешеләр иң ахырга кадәр үз тешләрен саклап калырга тырыша. Эстетик фактор да зур урын алып тора. Элек тешсез йөрүчеләр күп иде, хәзер бермә-бер азрак. Кешеләрне тешле итү ысуллары да арта бит, технологияләр үсеш ала. 

–    Бүген имплантация бик популяр. Татарстан табибларының бу юнәлештәге белеме, осталыгы җитәрлек күләмдәме? 
–    Имплантация ул – протезлауның бер төре. Элек тешне югалткан очракта, салына торган протезлар ясала яки янындагы тешләрне кырып, күпер рәвешендә салынмый торган коронкалар куела иде. Хәзер яндагы тешләрне зарарламыйча, аерым имплант урнаштыру мөмкинлеге тудырылды. Теш имплантациясе хәзер бик җиңел процедура булып санала. Бик күп табиблар моның белән шөгыльләнә һәм ул кыенлык тудырмый диярлек. Бу өлкәдә Татарстан табиблары дөньякүләм дәрәҗәдәге белгечләр белән көндәшлек итә ала. Төгәл әйтә алам: Көнбатыштан калышмыйбыз. Бездә бу процедура акча ягыннан шактый гына арзанрак, шуңа сорау да зур. Димәк, табибларга тәҗрибә туплау өчен мөмкинлекләр дә күбрәк. Үзем бу юнәлештә дүрт ел эшлим, 1000гә якын имплант куйганмындыр инде. 

–    Әмма имплантация бар кешегә дә ярамый икәнен беләм. Бу процедура кемнәргә тыела?
–    Әйе, бер төркем авырулары булган кешеләрдә имплантат организм тарафыннан кабул ителмәскә мөмкин. Шуңа күрә имплантат куяр алдыннан пациент төрле тикшеренүләр уза. Гемофилия, психик тайпылышлары күзәтелгән кешеләргә бу процедура гомумән рөхсәт ителми. Шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары, сөяк чирләре, онкология булган кешеләрне дәвалаучы табиблары белән киңәшләшергә җибәрәбез. Алар рөхсәт итсә, операциягә алынабыз.  Сәламәт кешедә, гадәттә, барысы да яхшы берегә. 1-1,5 процентта гына кыенлыклар тууы ихтимал. Имплантларны 20-21 яшьтәге кешеләрдән алып иң өлкән яшьтәгеләргә кадәр куябыз, 80-90 яшьлек әби-бабайларга да имплантация ясаган очраклар булды.

–    Имплантат куйдың да гомер буена тешле булдың дигән сүзме соң?
–    Иң яхшы тешләр, әлбәттә, үз тешләребез. Әмма бу тешләрне дә  югалтабыз. Әгәр дә имплантат дөрес урнаштырылган икән, без бу конструкция гомер буена хезмәт итәр дип исәплибез, билгеле. Әмма бик күп факторлар бар. Кеше нинди дә булса җәрәхәтләр алырга мөмкин, янындагы теш бозыла башлап, имплантка зыян салуы ихтимал. Шуңа куйдың да, оныттың түгел, ярты ел саен теш табибына күренеп торырга кирәк. 

–    Бүген кайда җитештерелгән имплантатлар кулланыла? Үзебездә ясалганнары бармы?
–    Бүген имплантатлар җитештерүчеләр бик күп. Соңгы мәгълүматлар буенча аларның саны 2 меңнән артык. Казанда күпчелектә Кореядә җитештерелгәннәре кулланыла. Биредә үз продукциясен даими камилләштерәләр, яңалыклар кертелә, бәясе буенча да алар кулай. Россиядә дә имплантат җитештерүчеләр бар, әмма алар базарда әле озак түгел. Кореяныкылар кебек зур сайлау мөмкинлеге дә юк. Шуңа күрә аларга сорау алай зур түгел. Әмма бәя ягыннан безнекеләр арзанрак. Тагын премиаль брендлы эшләнмәләр бар – Швейцария, Австриядә җитештерелгән имплантларның бәясе шактыйга кыйммәтрәк, әмма сыйфаты буенча алар нык аерыла димәс идем.  

–    Ә кешеләрне тешле итүдә имплантациядән дә яңарак ысул бармы?
–    Хәзер инде зур тизлек белән трансплантация үсеш ала. Бу – югалткан теш урынына башка тешеңне күчереп утырту. Гадәттә, бу максатта чәйнәү процессында катнашмаган зирәклек тешләре кулланыла.
Шулай ук трансплантацияне бик еш яшүсмерләргә ясыйлар. Аларга 20-21 яшь тулмыйча имплантация ясарга алынмыйбыз. Егылыпмы, әллә башка сәбәпләр аркасында алгы тешен югалткан балага бу очракта нишләргә? Проблеманы сөт тешен күчереп утыртып хәл итәргә мөмкин. Бу балага имплантация ясарга яраганчы, теш урынын саклап калырга ярдәм итә, ул тешсез йөрми. Бу тешләр бик яхшы берегеп, тернәкләнеп китә.

–    Имплантация яхшыракмы соң, трансплантацияме?
–    Имплантат ул, ни генә дисәң дә, ят материал. Кешеләр моннан бик курка. Ә менә үзеңнекен күчереп утыртабыз дигәч, бик теләп ризалашалар. Казанда теш трансплантациясен бер ел тирәсе элек ясый башладык. Россиядә 1,5-2 ел элек гамәлгә керде. Көннән-көн моның белән күбрәк табиблар шөгыльләнә башлый. Тиздән тешләрне туганнан туганга (әтисеннән – улына, әнисеннән – кызына) күчерү башланыр дип уйлыйм. Әмма әлегә бу законлы түгел.

–    Яңалык кешене куркыта бит. Теш трансплантациясе исә күптән түгел гамәлгә кереп бара. Ниндидер аяныч нәтиҗәсе булмасмы?
–    Без трансплантация уңышлы узуга 100 процент гарантия бирәбез. Имплантация 98-99 процентта уңышлы уза. Шуңа күрә пациентлар трансплантациягә бик теләп ризалаша. Үзем инде шундый утызлап операция ясадым.

–    Киләчәктә стоматология тармагында тагын нинди яңалыклар көтәргә?
–    Хәзер Япониядә тешләрне яңадан үстерергә мөмкинлек биргән дару җитештерү юнәлешендә эшлиләр.  Әмма аны гамәлгә кертү әле бик тиз генә булмаячак. Кимендә дистә ел узар дип уйлыйм. Башта бу препаратны сынаулар булачак, тискәре нәтиҗәләре ачыкланачак. Әмма бу инде хыял түгел, реаль чынбарлык. 

Фото: https://www.freepik.com
 

 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Айрат молодец, унышлар телим

    • аватар Без имени

      0

      0

      Казаннын Ин яхшы стоматологы...унышлар алдагы кенегездэ!!!

      Мөһим

      loading