16+

Беркайчан да балага даруны кәнфит дип алдамагыз, юкса....

Даруларның барысының да тышлыгында аларны нинди шартларда сакларга кирәклеге хакында аңлатып язылган.

Беркайчан да балага даруны кәнфит дип алдамагыз, юкса....

Даруларның барысының да тышлыгында аларны нинди шартларда сакларга кирәклеге хакында аңлатып язылган.

Аларның күпчелеге бүлмә температурасы шартларында, ягъни 15... 22 градуста, дымсыз урында торырга тиеш. Кайберләрен суыткычта саклау шарт. Әмма ул суыткычның ишегендә түгел, ә урта өлешендә булу мөһим. Әгәр дә өйдә бала бар икән, суыткычта торган даруларны аның күзеннән арткарак яшерү хәерле.

Башка очракта дару баланың буе җитми торган урында булсын. Әгәр дә ул шкаф яхшылап бикләнсә, тагын да әйбәтрәк. Шулай ук биге булган контейнер да бу очракта туры килә.

Даруны саклар өчен бикләнә торган шкаф юк икән, ул очракта иң югары киштәләрне сайлагыз. Анда баланың буе җитмәү шарт.

Даруларны, хәтта витаминнарны да бала күз алдында тотмагыз. Аш бүлмәсе өстәлендә, авырганда бала ятагы янында да дару калдырырга ярамый. Гәрчә ул даруны берничә сәгатьтән балага бирергә кирәк булса да. Даруны үзегез кабул иткәндә дә балага күрсәтеп эшләмәскә киңәш ителә.

Беркайчан да балага даруны кәнфит дип алдамагыз, аның тәме кәнфиткә охшап, баллы булса да.

Игътибарыгыз читкә юнәлеп, бала ялгыш дару эчкән очракта, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Табиблар килгәнче, бала йотарга өлгермәгән даруларны авыз куышлыгыннан чыгарырга, авызын чайкатырга кирәк.

Әгәр дә баланы костырып, даруларны чыгара алсагыз да, табибка мөрәҗәгать итмичә калырга ярамый. Чөнки дару организмга сеңеп өлгергән булуы бар.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading