16+

Быел 6 меңгә якын хатын-кыз аборт ясаткан

2023 елда республикада 5800 тирәсе хатын-кыз үз теләге белән йөклелеген төшергән.

Быел 6 меңгә якын хатын-кыз аборт ясаткан

2023 елда республикада 5800 тирәсе хатын-кыз үз теләге белән йөклелеген төшергән.

Абортларның 65 проценты шәхси клиникаларда ясалган, 35 проценты гына - дәүләт учреждениеләрендә.

- Медицина күрсәтмәләре буенча ясалган абортлар 100 процентта дәүләт югары технологияле үзәкләрендә үткәрелергә тиеш. Чөнки бу очракта дөрес ясалмаган аборт тискәре нәтиҗәләр бирергә мөмкин. Үз теләге белән бу адымга баручыларга абортны шәхси клиникада ясауга без каршы түгел, әмма бу тәртипкә салынырга тиеш, - дип белдерде ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.

Министр сүзләренчә, моңа кадәр шәхси үзәкләр нинди манипуляцияләр уздыруы турында белүе дә кыен булган. Алар бу эшчәнлеге хакында хисап тотуны кирәк дип тапмаган. Сәламәтлек саклау министрлыгы чаң суга башлагач кына, эшне яңадан формалаштыру – билгеләнгән алымнарны үтәргә керешкәннәр. Беренче чиратта, аборт алдыннан хатын-кызга консультация үткәрелергә, аның белән акушер-гинеколог һәм психолог эшләргә тиеш. Аннары 7 көн дәвамында йөкле хатын-кыз өчен “тынычлык атнасы” бирелергә тиеш. Бу вакыт эчендә ул үз фикерен үзгәртмәсә генә, аборт ясала.

- Мин абортларга кискен каршы түгел. Бу - хатын-кыз хокукы. Әмма бу адымга барырга әзерләнгән хатын-кызга, бәлки, юнәлеш бирергә, авыр хәлдә үзе генә калмаячагы турында аңлатырга кирәктер. 5800нең 50 проценты булса да, аборт ясау уеннан кире кайтса, ничә бала дөньяга аваз салачак бит, - ди Марсель Миңнуллин.

Быел республикада 13 шәхси медицина үзәге үз теләге белән аборт ясарга хокук бирә торган лицензиядән баш тарткан. Министр сүзләренчә, бу һич кенә дә клиникалар эшчәнлегенә зыян салмый. Башка эшчәнлеккә дәүләт заказлары бирү хисабына, керем күләме кимеми, дип аңлатты ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading