Быел Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына 100 ел. Шул уңайдан министрлык юбилейга багышланган китап чыгарды. “Җиңел ел булмады. Коронавирус тормышыбызга көтелмәгән төзәтмәләр кертте.
Ләкин бу көрәштә җиңәрбез дип уйлыйм. Бу ел башка истә калырлык вакыйгаларга да бай булды: ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Республика сәламәтлек саклау системасының юбилее уңаеннан «Татарстанда сәламәтлек саклау: 100 еллык тарихы» дип исемләнгән китап әзерләнде. Ул медицина хезмәткәрләре, хастаханә, сырхауханә, шифаханә, фармацевтика оешмалары, Татарстанның медицина мәктәбе тормышына багышланган», – диде Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.
Китап 440 биттән тора. Монда фотолар да меңнән артык. Медицина тарихы Х гасырдан башлана. Кызыклы фактлар җитәрлек. Мәсәлән, борынгы табиблар кайбер даруларны әзерләүдә кондыз сыекчасын кулланганнар. Бу матдә хәтта Урта Азиядә дә бик популяр булган. Тире авырулары вакытында “чирме” мазе бик булышкан. Халык телендә аны “болгар тиресе” дип тә йөрткәннәр. Бу мазьне иске тирене яндырганнан соң калган көлгә яңа суелган хайванның арка миен кушып ясый торган булганнар. Соңрак үләннәр белән дәвалану акрынлап профессиональ медицинага күчә. Болгар дәүләтендә ХI гасырларда кайбер авыруларны дәвалау өчен сул кулның тамырын кисеп кан чыгыра торган булганнар. Моны махсус цирюльник-табиблар башкарган. Бу эш өчен кулланыла торган кечкенә ике яклы пәкеләр кулланылган. Алар әле дә музейда Биләр коллекциясендә саклана. Бөек Ватан сугышы елларында безнең табибларның хезмәте аерым тасвирланган. Бүген заманча медицинаның мөмкинлекләре зур. “Киләчәккә зур планнарыбыз бар: матди-техник базаны яңартуны дәвам итү, катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле көчле кадрларга ия булу- болар барысы да ышанычка нигез бирә”, – ди министр.
Сүз уңаеннан, министрлык тагын бер китап әзерли. “Тарих: кешеләр һәм аларның язмышлары” дип аталачак басмада медицина өлкәсенә зур өлеш керткән кешеләр турында язмалар тупланачак.
Комментарийлар