Урамда бозлавыклар башлану белән имгәнүчеләр саны арта гына. Тик ни хикмәт, быел егылып зыян күрүчеләр 40 процентка кимегән, ди табиблар. Моны алар пандемия аркасында кешенең урамнарга бик чыкмавы белән бәйләп аңлата.
Скопировать ссылку
Урамда бозлавыклар башлану белән имгәнүчеләр саны арта гына. Тик ни хикмәт, быел егылып зыян күрүчеләр 40 процентка кимегән, ди табиблар. Моны алар пандемия аркасында кешенең урамнарга бик чыкмавы белән бәйләп аңлата.
Республика балалар клиник хастаханәсенең травмотология бүлеге җитәкчесе, ортопед-травмотолог Алексей Глушков балаларның имгәнүенә күп очракта әти-әни гаепле дип саный. Әле кар калын ятмаса да, балалар таудан шуа, үсмерләрнең кышкы суыкта кроссовка киеп йөрүе дә куркыныч тудыра. Баксаң, Яңа ел ялларында кеше табибларга күз белән дә мөрәҗәгать итә икән. Бәйрәм арасында ел саен ике-өч кеше шампан шәрабе бөкесе атылып күзгә бәрелгәннән зыян күрә. Интернеттагы мәгълүматларга караганда, бөке травматик пистолеттан атылган ядрә тизлегендә очып чыгарга мөмкин. Хәтта, сукыр калу куркынычы да зур, ди. Шулай ук төрле пиротехника, бенгаль утлары яндырып күзләрен җәрәхәтләүчеләр бар. Егылганда күзгә зыян килергә мөмкин. Шуңа да бигрәк тә баш белән бәрелсәң, күз табибына күренү комачау итми.
Кыш күңелле вакыт. Ләкин кышкы спорт төрләрен яратучыларга саклык турында онытырга да ярамый. Статистика буенча, иң куркыныч кышкы спорт төре булып тау чаңгысы, аннары сноуборд, аннан кала чаңгы санала икән. Ни хикмәт, кыш көне дә велосипедта йөрүче үсмерләр дә очрый. Бу исә бөтенләй куркыныч. Республика балалар клиник хастаханәсендә хәзерге вакытта арка баганасына заян килгән 8 бала дәвалана.
Кышкы яллар күңелле үтсен, юлларда игътибарлырак булсак иде.
Комментарийлар
0
0
Хэзер элекке бозлар ююк.
0
0