16+

"Мин – лунатик, уятмагыз!" Йокы аралаш йөрүчеләрнең дүрттән бере үзләренә зыян сала

Лунатизмның фәнни атамасы – сомнамбулизм, гади генә итеп әйтсәк – “йокы аралаш йөрү”. Чынлыкта, бу патологиянең Айга мөнәсәбәте юк, ә бәлки якты айлы төннәрдә ачыкланганга шулай аталгандыр.

"Мин – лунатик, уятмагыз!" Йокы аралаш йөрүчеләрнең дүрттән бере үзләренә зыян сала

Лунатизмның фәнни атамасы – сомнамбулизм, гади генә итеп әйтсәк – “йокы аралаш йөрү”. Чынлыкта, бу патологиянең Айга мөнәсәбәте юк, ә бәлки якты айлы төннәрдә ачыкланганга шулай аталгандыр.

“Бу – йокы бозылуның бер формасы, аның төп билгесе – аңламыйча йокы аралаш йөрү, ниндидер гамәлләр кылу”, – ди әңгәмәдәшебез, Казан федераль университеты клиникасының табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова.

– Лилия Ядкәровна, сомнамбулизм ни өчен нәкъ менә балаларда барлыкка килә?
Төш ике фазаны үз эченә ала: акрын һәм тиз. Акрын йокы фазасы 4 этаптан тора – йокыга китүдән алып тирән йокыга кадәр. Тиз йокы фазасы күз алмаларының актив хәрәкәтләнүе белән бергә бара, нәкъ менә шушы фазада кеше төш күрә. Ике зур фазаны үз эченә алган йокы циклы уртача 90-100 минут дәвам итә һәм төн дәвамында 10 тапкырга кадәр кабатлана. Лунатизм, кагыйдә буларак, беренче яки икенче циклларның тирән йокы фазасы вакытында барлыкка килә. Көндез сомнамбулизм бик сирәк очрый, чөнки көндезге йокы озынлыгы җитәрлек күләмдә түгел.
Лунатизмның ике формасы бар: җиңел һәм авыр. Беренчесе вакытында кеше күп очракта аңсыз хәлдә караватта утырганда нәрсәдер мыгырданырга мөмкин, әмма шул ук вакытта аның сүзләре мәгънәсез һәм өзек-өзек. Бу бер-ике минут та, бер сәгать тә дәвам итәргә мөмкин. Аннан соң кеше йоклап китә, ә иртән хәтта төнлә ни булганын да хәтерләми.
Әгәр дә авыр форма турында сөйләсәк, биредә сүз нәкъ менә кешенең төштә кирәгеннән артык актив булуы турында бара. Ул бөтенләй үз фатирыннан чыгып китәргә, каядыр барырга омтылырга мөмкин. Шул ук вакытта иртән ул үзенең төнге сәяхәте турында исенә төшермәячәк тә.

– Куркыныч төркеменә кемнәр керә?
– Лунатизмга еш кына 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар дучар ителә. Кагыйдә буларак, бу авыру нәселдән тапшырыла. Әгәр дә әлеге чирнең билгеләре олы яшьтә күренсә, бу – хроник арыганлык, даими рәвештә стресс кичерү һәм йокысызлык нәтиҗәсе. Авыруның билгеләре– бер җиргә төбәлгән караш һәм күз карасының тараюы, төштә сөйләшүләр, теләсә нинди хәрәкәтләр һәм гамәлләр. Лунатизмның үсешен китереп чыгара торган берничә сәбәп бар. Өлкән яшьтә сомнабулизмның сәбәпләре – психик яктан тайпылышлар, тынычландыручы дарулар, эпилепсия, мигрень, бронхиаль астма, организмда магний җитмәү, невроз, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар белән кирәгеннән артык мавыгу, шулай ук кайбер очракларда – баш миендә яман шеш булуы.

– Лунатикларга ничек ярдәм итәргә?
Лунатизм билгеләре барлыкка килгән очракта кардиолог, невролог яки психоневролог, шулай ук психиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Диагноз кую өчен берничә тикшеренү үткәрергә, шул исәптән баш миенә магнит-резонанс томографиясе, электрокардиограмма, полисомнография үткәрү киңәш ителә. Комплекслы дәвалау белгечләр катнашында гына башкарылырга тиеш.
Әгәр дә авыру невротик характер йөртә икән, дәвалау йокыны торгызу һәм үзәк нерв системасының нормаль эшчәнлеген тергезүдән башланачак. Күп очракта бу халәттән арындыру өчен ике-өч психотерапия сеансы җитә һәм кыска вакытка үсемлекләрдән ясалган тынычландыручы һәм йоклата торган препаратлар билгеләнә.

– Йокы аралаш үз-үзләренә зарар китермәс өчен аларның якыннарына нишләргә соң?
– Лунатизмның төп куркынычы югары травматизм белән бәйле. Шуңа күрә төнге “сәяхәтләр” фаҗига белән тәмамланмасын өчен, төнгә тәрәзәләрне, тышкы ишекне бикләргә, очлы һәм бәрелә торган предметларны ераграк алып куярга кирәк.
Йокы аралаш йөргәндә лунатикларны уятырга кирәкми, алар бик нык куркырга мөмкин. Кешене әкрен генә үз караватына яткыру кулайрак.
Бүген лунатиклар өчен булган медицина тәкъдимнәренең күпчелеге йокы өчен уңай шартлар тудыру белән генә бәйле. Беренче чиратта көн режимына игътибар итү шарт. Бер үк вакытта йокларга ятарга һәм торырга кирәк. Төштән соң нерв системасын какшатучы эчемлекләр – кофе һәм каты чәй эчмәү яхшырак.
Йокы бозылган очракта тынычландыра торган ылыслы, тозлы ванналар ярдәм итә. Процедура вакыты 30 минутка кадәр дәвам итәргә тиеш, чөнки кыска вакытлы коенып алуның тәэсире көчлерәк. Йокы алдыннан валериан яки бөтнек чәе яисә берничә тамчы пустырник төнәтмәсе эчү файдалы.
Ай яктысы организмга әллә ни тәэсир итмәсә дә, бүлмәдәге лампа, урам фонарьларының яктылыгы төшне, йокыны боза. Шуңа күрә тәрәзәләрдәге пәрдәләрне тыгыз итеп ябарга кирәк. Йокы бүлмәсендә яран гөл, акчәчәк (ромашка), мәтрүшкә, сандал агачы яки иланг-илангның хуш исле майларын куегыз. Алар нерв системасын тынычланырга ярдәм итәчәк.

___________________________________________________

Лунатизм бигрәк тә 4-12 яшьлек малайларда аеруча киң таралган.
Сомнамбулизм белән 15% бала интегә.
Әгәр дә ата-ананың берсе генә дә сомнамбулизмнан интеккән булса, балада бу авыруның барлыкка килү ихтималы 50% тәшкил итә.
Статистика буенча, сомнамбулизмга планетаның 50 кешесенең һәркайсы дучар ителә, дүрттән бере үзенә зыян сала.
Йокы аралаш 10-11 пар оекбаш, өчәр куртка кигән лунатиклар да бар.

________________________________________________
“Гипноз булышты”
Гөлия, хисапчы (Казан):
Улыма 8 яшь. Төннәрен йокы аралаш “йөри” башлады. Без моны уку белән бәйләдек, мәктәптән алган тәэсирләр дип уйладык. Берничә тапкыр кабатлангач, табибка бардык. Ул улыбызның лунатизм чиреннән интегүе турында әйтте. Берничә көн дәвамында табиб кушканча, аның бу халәтен күзәтеп, язып бардык. Бала йоклаган килеш фатир буйлап йөри, әйберләрне ала һәм күчерә, киенә, уйный башлый. Аның күзләре шар ачык, ләкин йоклый һәм үзенең нәрсә эшләгәнен аңламый, безне күрми. Гел кабатлана торгач, без шәхси клиникага психиатрга мөрәҗәгать иттек, ул гипноз ярдәмендә улыбызны әлеге халәтеннән чыгарырга ярдәм итте.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, Казанның “Туган авылым” комплексы мәчетенең имам-хатыйбы:
– Лунатизм турында динебездә тәгьлиматлар юк, шулай да әлеге халәтне булдырмас өчен йоклар алдыннан догалар укып, тәһарәт алырга кирәк.
Аллаһы Тәгалә хәер-фатиха йөзендә ял итү һәм көч җыю өчен кешегә йокы биргән. Йокы – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән әманәт, без аны сакларга һәм шайтанның явызлыгыннан саклап калырга тиеш. Йоклар алдыннан кул чукларын уч төбе белән эчкә тоташтырырга, аларга өскә күтәрергә һәм “Аят әл-Күрси”, “Әл-Ихлас”, “Әл-Фаләк” һәм “Ән-Нәс” сүрәләрен укырга кирәк.

Халидә Гафурова,
Әлки районы, Югары Әлки районы:
– Ике оныгым да җәйләрен авылда үткәрә. Берсендә, ай тулган төндә, йокыга китеп бер-ике сәгать үттеме икән каршыма олы оныгым килеп басты да җырлый башлады. Үзе йоклый. Куркып киттем. Акрын гына догаларымны укый-укый, өшкереп, кире урынына яткыздым. Кызым моңарчы оныгымның шулай төнлә торып йөрүе турында әйтеп куйган иде.

Гүзәл Идрисова,
җырчы, өч малай әнисе:
– Камил бик хисчән, кызыксынучан бала. Көндез алган эмоцияләрен ул төнлә йокы аралаш кабатлый, күңеле аша янә үткәрә. Абый кеше буларак, ул гадәттә, кечеләренә өйрәтә. Әйтик, бер көнне квест уенына барганнар. Шул ук көнне төнлә ул йокы аралаш безнең яныбызга килде дә, шул уенны кабатлады. Лунатизмны чир дип атамас идем, бу – күңел халәте. Моңа хисчән, эмоциональ кешеләр дучар ителә.

 

Айгөл Кыямова, биюче, Татарстанның атказанган артисты:
- Кечкенә чакта мин бик күп түгәрәкләргә йөрдем, укуда да йөкләнеш зур булган. Төнлә, күрәсең, аларның тәэсире булмый калмагандыр. Әнием әйтүенчә, лунатизм халәтеннән мин дә интеккәнмен. Хәтта бер очракны үзем дә хәтерлим әле, "йокы аралаш йөреп" бүлмәмнән юрганга төренеп залга чыгып утырганмын. Шул вакытта мине чебен уяткан, аннан соң ник соң мин монда утырам, дип кире бүлмәмә кереп ятканым хәтеремдә.  Лунатизмнан интеккәннәрне һич кенә дә куркытып, уятырга ярамый. Аны әкрен генә үз урынына яткызырга кирәк. Кызыма алты яшь, аның янына Корьән укучы лампа куям да, догалар укып йоклатам.


Алсу Вәлиуллина, җырчы, Халыкара конкурслар лауреаты.

- Улым кечкенә вакытта лунатизмнан интекте, "йокы аралаш" торып утыра да сөйләшә, торып йөри иде. Иртән шуларны хәтерләми. Мондый вакытта лунатикларны һич кенә дә уятырга, куркытырга ярамый. Мин аны акрын гына, үз урынына алып барып, яткыза идем. Олылар киңәше белән берничә тапкыр муллага алып барып өшкерттем. Үсә төшкәч, бу халәте бетте. Лунатизм, минемчә, яшь белән дә бәйледер.

Фото: https://media.kpfu.ru/news һәм Анна АРАХАМИЯ

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading