16+

Скарлатина үлемгә китерә торган чирләрдән санала иде. Бүген аны дәвалап буламы?

Әлеге авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, чиргә бирешмәс өчен нишләргә кирәклеге турында Республика балалар клиник хастаханәсенең изоляцион-диагностика бүлеге мөдире, югары категорияле балалар табибы Лилия Зыятдинова сөйләде.

Скарлатина үлемгә китерә торган чирләрдән санала иде. Бүген аны дәвалап буламы?

Әлеге авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, чиргә бирешмәс өчен нишләргә кирәклеге турында Республика балалар клиник хастаханәсенең изоляцион-диагностика бүлеге мөдире, югары категорияле балалар табибы Лилия Зыятдинова сөйләде.

Күпләр аны тамак бакасы (ангина) белән бутый. Сүзебез скарлатина чире хакында.
– Лилия ханым, скарлатина ниндирәк авыру ул? Тамак бакасыннан нинди билгеләре буенча аерып була?
– Элек әлеге йогышлы авыру бик куркыныч, хәтта үлемгә китерә торганнардан санала иде. Хәзер инде медицина шактый алга китте һәм вакытында ачыклап, тиешле дәвалау курсы билгеләгәч, бу чирне җиңеп була. Әмма бу чирне бары антибиотик ярдәмендә генә дәвалап була. 
Скарлатинаны китереп чыгаручы бактерия – ул стрептококк. Бактерияләр һава-тамчы юлы, селәгәй, ютәл, төчкерү аша йогарга мөмкин. Әлеге инфекция 1 яшьтән өлкәнрәк балаларны зарарлый. Скарлатина бик тиз тарала. Билгеләре салкын тию һәм тамак бакасыныкы кебек үк – тән температурасы күтәрелә (38-40°С га кадәр), бизгәк тота. Бала ашый алмый, укшый, авыз куышлыгы һәм өске тын юллары ялкынсына, тәненә тимгелләр чыга башлый.
Скарлатина өзлегүләр белән куркыныч. Нерв системасына зыян килеп, хәтта кешенең инвалид калу куркынычы да бар. Элек, әйткәнемчә, аннан үлү очраклары да булган. Бу авырудан котылуның юлы бер генә – дөрес дәвалану. Бары тик табиб киңәшләрен үтәү генә мөһим. Паникага бирелмәскә кирәк. 

– Авыруның инкубация чоры күпме дәвам итә?
– Гадәттә,  2-7 көн. Авыруның икенче көнендә сабыйның тән тиресе кызара, анда вак, ачык алсу төстәге тимгелләр чыгып бөтен тән буенча тиз тарала. Скарлатинаның тагын бер характерлы билгесе бар: 3-4нче көндә баланың теле ачык кызыл төскә керә һәм аңарда ак төстәге кечкенә тимгелләр барлыкка килә.

– Әлеге чирне ничек дәвалыйлар? 
– Скарлатина белән авыручыларны хастаханәгә салмыйлар. Төп дәвалау юлын табиб кына билгели ала. Өзлегү булмасын өчен, антибиотикларны мөмкин кадәр тизрәк кабул итә башларга  кирәк. Ике-өч көннән соң ук баланың хәле җиңеләя башлый. Әмма беренче 5-6 көнне урын- өстендә үткәрергә кирәк. Шуны истә тотыгыз, инкубация чорында (7 көнгә кадәр) бала башкалар өчен йогышлы булып санала. Бу вакытта аны башка балалар белән аралашудан тыярга кирәк. Өлкәннәргә исә саклык чараларын үтәү зарур.
Дарулардан тыш, балага көненә 6-7 тапкыр аз күләмдә сыек шулпа, ботка ашатыгыз. Күп итеп сыеклык: шиповник морсы, лимонлы чәй, җиләк-җимеш соклары, җылы сөт, кефир эчәргә киңәш ителә. Дәвалау чорында майлы, кыздырылган һәм тозлы ризыклар ашатмау хәерле. Авыру баланың бүлмәсен даими җилләтү, көненә 2-3 тапкыр дымлы итеп җыештырырга кирәк.

Фото: http://drkbmzrt.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading