16+

Сәламәтлек саклау министры: иң югары ноктаны уздык дияргә була

Министр сүзләренчә, бар илдә дә коронавирустан вакцина ясыйлар, шул исәптән Россиядә, Татарстанда да.

Сәламәтлек саклау министры:  иң югары ноктаны уздык дияргә була

Министр сүзләренчә, бар илдә дә коронавирустан вакцина ясыйлар, шул исәптән Россиядә, Татарстанда да.

Вакцинаның беренче нәтиҗәләре сентябрьдә билгеле булыр дип көтелә. Безнең республикада сынала торганы буенча ел азагында мәгълүмат булыр, мөгаен. Вакцина пациентларда сыналмый, тычканнарда тәҗрибә үткәрәләр.

– Мин киләчәкне әйтүче түгел анысы. Ярты елдан нәрсә буласын да белмим. Шулай да чит илдәге вәзгыятьне истә тотып белгечләр математик модельләр төзеделәр. Аларга нигезләнеп, икенче дулкын булмас дип ышандырып әйтеп булмый. Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко электәге кебек тулы тормыш белән 2021 елның февралендә яши башларбыз дип фаразлаган иде. Шуны әйтергә кирәк, коронавирус беркая да китмәячәк. Ул һәрчак безнең белән яшәячәк. Халыкта бу авыруга карата иммунитет булдыру мөһим. Әйе,битлекләрне урамнарда салырга рөхсәт ителде. Чикләүләр дә киметелде. Әмма, чабып барган паравозны тиз генә туктатып булмый. Кытай тәҗрибәсе дә шуны күрсәтте. Коронавирус бер селтәнүдә бетмәячәк.Шуңа да тынычланырга иртәрәк. Саклану чараларын онытырга ярамый. Бер беребергә карата игътибарлы булыйк, үзебезне саклыйк, -  диде Марат Садыйков.

Фото: pixabay.com

диде Марат Садыйков.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading