16+

«Шундый якты, суы кергән, бар уңайлыклар бар – эшлә генә»

Татарстан авылларында халыкны сөендереп яңа ФАПлар ачыла.

«Шундый якты, суы кергән, бар уңайлыклар бар – эшлә генә»

Татарстан авылларында халыкны сөендереп яңа ФАПлар ачыла.

Татарстанның төрле авылларында бер-бер артлы модульле ФАПлар ачыла. Сарман районы Сөлек авылында да халкын сөендереп, быел өр-яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пункты төзеп куйганнар. 

Аның ачылышын аеруча зур түземсезлек белән биредәге фельдшер Фәридә апа Шакирьянова көтә. Караңгы, суык, су кермәгән иске клуб бинасында изалануларына, ниһаять, чик куелачак бит. Авыл халкына да уңайлы шартларда сыйфатлырак медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек туачак. 
Фәридә апа бөтен күңеле белән медицина өлкәсенә бирелгән фидакарь затларның берсе. Менә инде 35 ел ул армый-талмый фельдшер булып хезмәт куя.

Шуларның 25 елын Сарманның ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләгән. Бу дәвердә аңа төрледән-төрле авырлыклар күрергә дә, күп санлы рәхмәтләрне ишетергә дә туры килгән. “Скорый”дагы йокысыз төннәр, авыр хәлдәге пациентлар, кеше югалтулары беренче мәлләрдә бигрәк тә авыр бирелгән. Әмма боларның барысы аңа белгеч буларак үсәргә мөмкинлек тудырган. Дистә елдан артык урын өстендә яткан беренче ирен карауда да медицина белеме һәм тупланган тәҗрибәсе бик ярап куйган.

– Фельдшерлык хезмәтемне, шөкер, һәрвакыт югары бәяләделәр, – дип сөенә Фәридә апа. – Бүген күпсанлы Рәхмәт хатларым, Мактау кәгазьләрем бар. Быел “Сәламәтлек саклау тармагының мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек булдым. 

Тумышы белән Фәридә апа Иске Минзәләбаш авылыннан. Әтисенең бик тә аны шәфкать туташына укытасы килгән. Якын кешесе сүзләренә колак салып, үз вакытында Чаллы медучилищесына укырга керүенә исә ул хәзер сөенеп туя алмый. Ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләгән елларын да сагынып искә ала. Беренче ире гүр иясе булганнан соң, икенче тапкыр Сөлек авылына кияүгә чыгып, монда фельдшер булып эшкә кергәч тә, “скорый”ны бик озак юксына ул. Андагы эшен хәтта төшләрендә дә күрә. Әмма авыл халкы аны бик җылы кабул итә, тора-бара ул биредәге эшкә күнә. 

Авыл фельдшерының хезмәте күпләр уйлаганча, җиңелләрдән түгел. 90га якын хуҗалыгы булган салада Фәридә апа үзе терапевт та, акушер да, хирург та. Район хастаханәсе шактый ерак – 34 чакрым аралыкта, шуңа фельдшерның вакытында күрсәтелгән ярдәме кеше гомерен саклап калырга мөмкин. Инфаркт-инсультлар белән дә, үз-үзенә кул салу очрагы белән дә, йортларның берсендә ут чыгып, бер әбекәйне югалту белән дә очрашырга туры килгән аңа. Әмма ашыгыч ярдәм машинасында эшләгән еллар аны чыныктырган.

Авылга фельдшер булып килгәч, эш шартларына гына күнегү җиңел булмаган аңа. ФАП дигәне – 80нче елларда төзелгән клуб бинасы, үзе караңгыдыр, яз-көз нибары +10 градус җылы, баштарак суы да булмаган. Биш еллап элек Фәридә апа үзе сөйләшеп, су керттергән. Әмма бу суны әле дә чиләк белән түгәләр. Мондый шартларда халыкны кабул итү дә үзе бер җәфа. Шуңа күрә Фәридә апа, күпчелектә, үзе өйдән-өйгә йөреп, хезмәт күрсәткән. Быел яңа ФАП төзеп куйгач, әй сөенгәннәре!

– ФАП әле рәсми рәвештә ачылмады. Барлык документларны тәртипкә китерәләр булса кирәк. Әмма яныннан үткән саен күңелләр күтәрелә. Анда шундый якты, суы кергән, бар уңайлыклар бар – эшлә генә. Быел үземә ярдәмче алу мөмкинлеге дә туды әле. Бар документ тутырулар аңа күчәчәк. Эшем җиңеләячәк, Аллаһы боерса, – ди Фәридә апа Шакирьянова.

Фельдшерларга ярдәмчеләр әзерләү – Оренбург өлкәсе тәҗрибәсе. Анда кадрлар кытлыгын шул рәвешле хәл итәләр икән. Татарстан да алардан үрнәк алырга булган. Озакка сузмыйча, республиканың медицина көллиятләре белән сөйләшүләр уздырып, 6 ай эчендә фельдшер ярдәмчеләре әзерләү курслары ачып та җибәргәннәр әнә! ФАП булган һәр авылдан бер кандидат сайланган. Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин бу вазифага яшь өметле кыз булса, яхшырак, дигән иде.

Әмма Сөлектә яшьләр юк диярлек. Шуңа күрә Фәридә апа үзенә ярдәмчене үзе сайлап алган. Белгечлеге буенча пешекче булган 48 яшьлек Ландыш Әхмәтшина хәзерге вакытта кыска вакытлы  курсларда белем ала. Практик күнекмәләргә исә аны Фәридә апа үзе өйрәтә. Уңайлы шартларда бергәләп эшләрләр, Аллаһы боерса!

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading