16+

Тәмәкене ташлау өчен сыр ашагыз!

Белә идегезме икән, кайбер ризыкларны ашаганнан соң тәмәкене тартасы килү теләге арта. Ә икенче бер продуктлар, киресенчә, тарту теләген бетерә.

Тәмәкене ташлау өчен сыр ашагыз!

Белә идегезме икән, кайбер ризыкларны ашаганнан соң тәмәкене тартасы килү теләге арта. Ә икенче бер продуктлар, киресенчә, тарту теләген бетерә.

Әгәр дә тәмәке тартуны ташларга телисез, әмма бу килеп чыкмый икән, берничә ысулны кулланып карагыз.
Беренчедән, һичшиксез нәтиҗәгә ирешәчәгегезгә, үзегезгә ышаныгыз. Тәмәке тартуны ташлауның бары өстенлекле яклары хакында гына уйлагыз.  Тартмый башлау өчен нинди сәбәпләр булуын сез аңлы рәвештә кабул итәргә тиеш (сәламәтлек, гаилә, балалар, өстәмә чыгымнар, бәйле булу һ.б.) Әгәр дә моңа кадәр тәмәкене ташларга тырышып та, килеп чыкмаган икән, ул очракларны искә алмаска тырышыгыз. Ул вакытта нинди хаталар ясаганыгызны анализлау яхшырак булыр.

Тәмәкедән баш тартуның планын булдырыгыз. Көндәлек алып барырга һәм тарткан һәр тәмәкене шунда яза барырга мөмкин. Тартыр алдыннан бу сезгә хәзер кирәкме икәнлеген башта уйлагыз.

Тәмәке тартуга нәрсә этәрергә мөмкинлеге хакында алдан уйлагыз. Андый очракларны булдырмый калу өчен мөмкинлекләрне карагыз.
Тәмәкедән тулысынча баш тартачак көнне алдан ук билгеләгез һәм үзегезгә сүз бирегез. Бу хакта якыннарыгызга да сөйләгез. Алар алдында сүзегезне тоту өчен стимул булачак.

Үзегезгә өстәмә шөгыль табыгыз. Компьютер уеннары, ризыклар пешерү, рәсем ясау, спорт, бию... Иң мөһиме тәмәке турында уйларга вакытыгыз калмасын.
Физик күнегүләр — эндорфеннар чыганагы.  Алар никотиннан алынган эндорфиннарга алмаш була ала.
Тәмәке тартуны ташларга ниятлисез икән, рационыгыз хакында да уйланыгыз. Мисал өчен, ит ашаганнан соң тәмәке тарту күбрәк рәхәтлек бирә. Ә менә сыр, җиләк-җимеш ашаганнан соң тарту авыррак.

Тәмәке урынына авызны кишерне турап ясалган таякчыклар, кыяр, көнбагыш белән “каплый” аласыз.
Күбрәк сыеклык эчегез. Су, үлән чәйләре, мисал өчен гөлҗимешнеке, организмнан токсиннарны чыгарырга ярдәм итә, бронхларны чистарта, авыз кибүне киметә. Ә менә газлы сулар, спиртлы эчемлекләр, кола, куе кара чәй, каһвәдән соң киресенчә, тартасы килү теләге туарга мөмкин.

Тәмәке тартуны ташларга бик теләп тә, барып чыкмый икән, белгечләргә мөрәҗәгать итегез. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading