16+

ВИЧ йоктырудан Аллаһы Тәгалә сакласын, дибез

ВИЧ-инфекция – элек бу авыруны телгә алу да оят иде. Ә әлеге чирне йоктырган кеше өчен бу үлем җәзасына хөкем ителү белән бер булган.

ВИЧ йоктырудан Аллаһы Тәгалә сакласын, дибез

ВИЧ-инфекция – элек бу авыруны телгә алу да оят иде. Ә әлеге чирне йоктырган кеше өчен бу үлем җәзасына хөкем ителү белән бер булган.

Кешенең үз-үзе һәм җәмгыять тарафыннан чыгарылган хөкем карары, дияр идем. Беренчедән, ВИЧ-инфекцияле үз тормышына нокта куеп, бүген-иртәгә теге дөньяга күчүен көтеп яшәгән. Икенчедән, җәмәгатьчелек тарафыннан күпме кыерсытулар күргән алар. 

Белгәннең башы авыртмый
Бу заманнар үткәндә калды. Татарстандагы СПИД һәм инфекцияле авыруларны кисәтү һәм көрәш үзәгенең профилактика бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы, табиб-эпидемиолог Алсу Тимерханова сүзләренчә, бүген кешеләр, бигрәк тә урта һәм яшь буын, ВИЧ-инфекция турында шактый яхшы хәбәрдар.

Авыру, аны йоктыру ысуллары, елына бер тапкыр тикшеренү мөһимлеге турында сөйләп торалар бит. Белгечләр план буенча мәктәпләргә, урта һәм югары уку йортларында, хезмәт коллективлары каршында чыгышлар ясый.

ВИЧ-инфекция диагнозы әле дә куркыта-куркытуын, йоктырудан Аллаһы Тәгалә сакласын, дибез. Бу дөрес тә, вирус йоктырудан һәр кеше куркырга һәм сакланырга тиеш. Авыру инде күптән җавапсызлык чире булудан туктады, ул яшьләргә дә, өлкәнннәргә дә кагыла, барлык социаль катлам кешеләренә янарга мөмкин. ВИЧ-инфекцияле кеше портретын СПИД үзәге белгечләре болай сурәтли: социаль адаптацияләнгән, уртача 40 яшьтәге кеше, ир-атлар һәм хатын-кызлар нисбәте 50/50.

Элегрәк ВИЧ-инфекцияле кешеләр арасында ир-атлар күбрәк иде, ди Алсу Тимерханова. Хәзер авыру хатын-кызлар саны ир-атлар белән бер тирә тәшкил итә. Табиб-эпидемиолог сүзләренчә, хатын-кызларга җенси мөнәсәбәтләргә кергәндә бигрәк тә сак булырга кирәк. Кабул итүче зат буларак, вирусны алар, ир-атларга караганда, тизрәк йоктыра.

Биткә язылмаган
Сонгы 10 елда җенси юл ВИЧның иң төп таралу юлы булып тора, саклану чараларыннан файдаланмаган очракта, аны һәр кешенең йоктыру ихтималы бар. “Син ВИЧ булган кызга яки егеткә охшамаган” дип кенә фикер йөртү бик зур ялгышлык. Берәүнең дә йөзенә карап, бу кеше инфекцияләнгән, ә монысы юк, дип әйтеп булмый. Кеше хәтта үзе авырганын белмәскә мөмкин. Чөнки вирус озак вакыт үзен берничек тә сиздерми тора. Шуңа күрә ВИЧка тест тапшыру гына, авыру-авырмау турында төгәл дәлил була ала.

Җенси юлдан тыш, вирус кан аша күчәргә мөмкин. Шуңа күрә төрле косметик процедуралар (маникюр, пирсинг, татуировка) ясатканда, ышанычлы клиникаларны һәм салоннарны гына сайларга, инструментларның стериль булуына игътибар итәргә кирәк.
ВИЧ күчүнең тагын бер юлы –  ВИЧ-лы анадан балага, әмма препаратлар кабул иткән очракта, йөкле хатын-кыз сау сәламәт бала таба. Әйтик, быел республикада ВИЧ-инфекцияле бер генә бала да тумаган. 

Нокта түгел
ВИЧ әле дә куркыта дидек, әмма бу диагнозның кеше гомеренә нокта куймавын инде беләбез. Ачыктан-ачык үз диагнозы турында беренче булып бөтен илгә хәбәр иткән Светлана Изамбаева моны үз мисалында күрсәтә. Бу чир белән ике дистәдән артык ел яши һәм чәчәк ата әнә! Тиешле дәвалау алганда, ВИЧ-инфекцияле кеше гади кеше кебек үк картайганчы сыйфатлы тормыш белән яши ала. Бүген кертелгән антиретровируслы терапия вирусны контрольдә тотып, иммунитетны киметмәскә мөмкинлек бирә.

- Антиретровируслы терапия һәр кешегә индивидуаль билгеләнә. Алар күптөрле, кайберләре авыручыга килешмәскә мөмкин, ул очракта аны башкага алмаштыралар. Бүген дарулар белән проблема юк. Диагнозын санга сукмаган кешеләр бик аз. Чөнки препаратлар кабул итмәгән очракта иртәме-соңмы ВИЧ СПИДка әйләнергә мөмкин. Кайберәүләрдә бу процесс әкренрәк, икенчеләрдә тизрәк бара. Бу иммунитетның индивидуаль үзенчәлекләренә, башлангыч сәламәтлегенә, кеше кичергән авыруларга, инфекция йогу вакытына һәм башка факторларга бәйле, - ди Алсу Тимерханова.

Җәмгыятьтә хәзер ВИЧны гадәти инфекцияле авыру буларак кабул итәләр, авыручыларны тәнкыйтьләүдән бигрәк, аларга теләктәшлек күрсәтүчеләр күбрәк. Илнең төрле төбәкләрендә үз диагнозын яшермичә яшәүчеләр, авырулары турында сөйләүчеләр дә артканнан-арта бара. ВИЧлы кешеләргә карата мөнәсәбәтне үзгәртүгә аларның өлеше дә әйтеп бетергесез.

Табиб сөйләгәне – бер, ә үзе бу диагноз белән яшәүче сүзләре – икенче, үтемлелеге мең кат артык бит. Аларның ВИЧны йоктыру тарихлары, башкаларны да сак булырга этәрә. Бүгенге шартларда ВИЧ белән озак гомер итәргә була дисәк тә, авыручыларның һәркайсы терелергә хыяллана бит. Әмма төрле ил галимнәре ВИЧны тулысынча дәвалау препаратын уйлап табу юнәлешендә эшләсә дә, әлегә уңышка ирешелмәгән. Авыручылар да, табиблар да, кайчан да бер мондый дару уйлап табылыр дигән өметтә яши...

Татарстан Республикасында СПИД үзәгендә 15 меңнән артык ВИЧ-инфекцияле кеше исәптә тора. Тулаем алганда, эпидемиологик хәл тотрыклы булып санала. Әмма вазгыять киеренке булган бөр төркем районнар бар – бу республиканың көньяк-көнчыгышындагы җирлекләр. Бу районнар белгечләрнең игътибар үзәгендә, ВИЧ таралуны кисәтү эшчәнлеге аерым оператив план буенча башкарыла. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading