16+

Табиб киңәш итә: яссытабанлылыкны булдырмас өчен дөрес аяк киеме сайлагыз

Табиблар белдерүенчә, яссытабанлылык балаларның – 20, олыларның 30-40 процентында очрый. 

Табиб киңәш итә: яссытабанлылыкны булдырмас өчен дөрес аяк киеме сайлагыз

Табиблар белдерүенчә, яссытабанлылык балаларның – 20, олыларның 30-40 процентында очрый. 

– Әлеге җитешсезлек кешенең терәк-хәрәкәт аппаратының бик тиз «тузуына» китерә. Бик яшьтән үк биек үкчәле аяк киеме кияргә яратучы кызларыбыз, егетләргә караганда, бу авырудан дүрт тапкырга күбрәк җәфалана, – ди Республика балалар клиник хастаханәсенең травмотолог-ортопеды Фәнис Гибадуллин.

– Фәнис Рәисович, авыруны ничек ачыкларга? 
– Ике яшьлек сабыйларның 24 процентында яссы табанлылыкның беренче билгеләре күзәтелә. Дүрт яшьлекләрдә бу – 32, алты яшьлекләрдә – 40, унике яшьлекләрдә – 50 (һәр икенче үсмергә яссы табанлылык диагнозы куела), егерме яшьтә – 60 процент тәшкил итә.
Авыруның сәбәпләре берничә булырга мөмкин: нәселдәнлек, мускулларның зәгыйфьлеге, Д витамины җитешмәү (рахит), неврологик патологияләр (энцефалопатия). Гәүдә авырлыгы югары  булган балаларда, табаннарга йөкләнеш арту сәбәплеә, патология тизрәк көчәя. Дөрес булмаган – кысан, тар, калын табанлы ак киеме кию дә әлеге тайпылышны китереп чыгара. 
Баланың үсү дәрәҗәсенә карап табан формалаша башлый һәм, гадәттә, 12 яшьләрдә яссытабанлылык бармы-юкмы икәнлеген аңларга мөмкин була. Баланы күбрәк яланаяк йөрткән очракта яссы табанлылык барлыкка килү күренешен шактый кисәтеп була.

– Гадәттә, сабый беренче адымын атларга өйрәнгәндә, өй эчендә яланаяк йөри. Ныклап торып йөреп киткәнче махсус аяк киеменнән йөрергә кирәкмиме? 
– Безнең әби-бабаларыбызда ортопедик яки махсус аяк киеме булганмы? Кешеләр чирәм өстеннән яки җирдән яланаяк йөргән һәм ышанып әйтәм яссытабанлылык диагнозы куелмаган.
Хәзер без ламинат һәм асфальт өстеннән йөрибез. Шуңа күрә яссытабанлылык безнең заман һәм бигрәк тә шәһәр халкы өчен хас күренеш. Ата-аналардан бары бер нәрсә таләп ителә. Бу даими рәвештә профилактик чаралар үткәрү, ягьни бала беренче адымнарын атлаганда, мөмкин кадәр күбрәк яланаяк йөрсен. Көненә 2 сәгатькә анатомик аяк киеме (ортопедик белән бутамаска) кидерергә ярый, ул дөрес йөрү күнекмәсен формалаштыруга ярдәм итәчәк.  Җәен ком, таш, җир, чирәм өстеннән мәҗбүри рәвештә яланаяк йөрергә тәкъдим ителә. Болай иткәндә табан асты гөмбәзе тирәсе формалаша.

– Хәзер «ходунок»ларны куллану модада. Алар ни дәрәҗәдә файдалы соң?
– Ортопедлар әлеге җайланмаларны кулланырга киңәш итми. Монда ике пунктка тукталасым килә, психологик күзлектән караганда, бала таянычка күнегә һәм мөстәкыйль рәвештә адым атларга курка, ялкаулана һәм һәрчак таяныч, ярдәм эзли. Ортопедия күзлегеннән карасак, балада йөрү күнекмәсе дөрес формалашмый, физиологик рәвештә түгел – бала бөтен гәүдәсе белән этелеп китә һәм алпан-тилпән (башка төрле бу казсыман йөрү дип атала) алга таба хәрәкәт итә. Моңа өстәп, ходунокка бик иртә утыртылган, авырлыгы югары булган балаларның буыннары вертикаль йөкләнешләргә әзер түгел һәм умыртка баганасы кәкерәю барлыкка килергә мөмкин.
Баланы бик аз вакытка үзен генә калдырырга кирәк икән, сезгә манеж ярдәм итәчәк.

– Ортопедик салоннар еш кына рельефлы резин келәмнәр киңәш итә, аларның файдасы бармы?
– Бу бик яхшы тәкъдим. Табан мускуллары үсеше өчен әзер келәм-коврикларны балалар кибетләрендә сатып алырга була. Әлеге келәм гимнастика күнегүләре өчен махсуслаштырылган, анда шариклар формасында махсус тигезсезлекләр бар. Ул теләсә нинди яшьтәге бала өчен файдалы. 

– Яссы табанлылыкны ничек дәваларга?
– Беренче чиратта, уңайлы һәм сыйфатлы итеп тегелгән аяк киеме кию киңәш ителә. Аның үкчәсе дүрт сантиметрдан да биек булмаска тиеш. Бармакларны кысмасын өчен, борыны түгәрәк яки турыпочмаклы булсын. Иң кулае – чын күннән тегелгән аяк киеме. Өйдә кияргә ортопедик сандалилар алыгыз. Балаларга сөт ризыклары, эремчек, диңгез продуктлары, күрәгә ашату файдалы. Аларда сөяк өчен кирәкле булган фосфор, кальций һәм калий күп.
Төрле тайпылышларны кисәтү өчен, балаларга ортопедик аяк киеме сатып алырга киңәш ителә, бигрәк тә бала беренче адымнарын атлаган вакытта ук.
Балалар өчен ортопедик аяк киеме кисәтә торган һәм дәвалый торган төрләргә бүленә. Еш кына ортопедик аяк киеме сатыла торган салоннарда һәм даруханәләрдә балалар өчен дөрес аяк киеме сатыла, аларны ортопедик аяк киеме, дип атыйлар. Алар нәкь менә яссы табанлылыкны кисәтә торган. Дөрес балалар аяк киеменең билгеләре: ул табигый материалдан җитештерелгән сыгылмалы, таймый торган, табан асты шома; үкчәсенең биеклеге – 5-10 мм; арткы ягы каты; эләктермәле; супинаторы юк (мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган аяк киемендә).

Фото: http://drkbmzrt.ru
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading