Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды. Дәүләт бүләкләре сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, сәнгать, спорт эшлеклеләре, мәгариф һәм фән өлкәсе вәкилләре, эре сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш комплексы хезмәткәрләре, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләренә тапшырылды.
Алексей Песошин аларның республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте, намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.
"Бу залда җыелганнарның барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең талантыгыз, хезмәт сөючәнлегегез һәм чыдамлыгыгыз республикабызны көчле итә. Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим! Сезне чын күңелдән югары бүләкләр белән котлыйм", диде Песошин.
Татарстан Премьер-министры тантанада катнашучыларга федераль һәм республика дәрәҗәсендәге бүләкләр (II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале, Лука Крымский медале, «Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем, «Дуслык» ордены, «Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале һ.б.) тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Комментарийлар