Барысы 800 төрдәге проект гамәлгә ашырылачак. Бу туризм тармагындагы кече һәм урта эшмәкәрлеккә зур ярдәм булыр дип көтелә. Ил халкына да ялын уздыру өчен яңадан-яңа туристлык объектлары барлыкка киләчәк.
Татарстанның Туризм комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, грантлар күләме, нинди проект булуга карап, 3 миллионнан 10 миллион сумга кадәр булачак.
– Бәйге ике этапта уза. Башта аны Ростуризм Россия субъектлары арасында, аннары финанс ярдәме алган төбәкләр кече һәм урта бизнес предприятиеләре арасында үткәрәчәк. Җиңеп чыккан проектлар грант алып, аларны эшмәкәрләр ел ахырына кадәр гамәлгә ашырырга тиеш, – дип сөйләде журналистларга Сергей Иванов.
Комментарийлар