“Илебездә ямьле безгә бәрәңге бакчасы да”
Казанның Мөштәри урамындагы 18нче урта мәктәп бинасына урнашкан 56нчы сайлау участогына кешеләр агылып кына тора.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанның Мөштәри урамындагы 18нче урта мәктәп бинасына урнашкан 56нчы сайлау участогына кешеләр агылып кына тора.
– Безнең участокта 2700 сайлаучы исәпләнә, 25 егет белән кыз тәүге мәртәбә тавыш бирә. Шөкер, сайлаучыларыбыз активлык күрсәтә, - ди әлеге сайлау участогы сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Колесникова.
Без әңгәмә корган вакытта сайлау участогына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева үзенең ире Римзил Вәлиев һәм оныгы белән бергәләшеп килеп керде.
– Сайлаулар ул һәрвакыт җаваплы көн, бүгенгесе тагын да җаваплылык һәм бердәмлек сорый. Дошманлык мөнәсәбәтендә торган илләр безгә басым ясый, үз кануннары белән безгә кысыла, үзләренең кануннарын безнекеннән өстен куярга омтыла. Илебезгә зур бәла килә күрмәсен, шунлыктан илебезне җитәкләүче әйдаман белән бергә булу һәм бердәм булу зарур. Халкыбыз авырлыкларны күрде, бердәм булып тавыш биреп авырлыкларны җиңәрбез, үзебез теләгән нәтиҗәләргә ирешербез.
Төрле илләрдә булганым бар, бер атнадан соң туган ил сагындыра башлый. Нәкъ җырдагы кебек, “Илебездә ямьле безгә бәрәңге бакчасы да”. Илебезне яратыйк, саклыйк! Сайлауларда катнашуыбыз илебезне саклавыбызның бер мисалы, - дип фикерләре белән уртаклашты Зилә Вәлиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
1 июньнән кайбер гаиләләргә балалар өчен пособиеләр арта. Кайсыларына?
-
#Спорт
“Кайсына җитешә алам, шунда катнашам”: кемнәр кайда көрәшергә уйлый?
-
#Спорт
Муса Галләмов Балтачта да ота. Әлегә икенче урында
-
#Кыскача яңалыклар
Кызыл китапка кергән җиләкләрне җыю 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында 5 млрд сумлык уникаль сөт эшкәртү заводы төзеләчәк
Комментарийлар