Бүген Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советының киңәйтелгән утырышы узды.
Югары Совет әгъзалары патриотик тәрбия бирү, Ватанны саклаучылар, шулай ук республика үсешенә өлеш керткән күренекле шәхесләр истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, иҗтимагый хәрәкәтнең Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның бай тарихлы һәм күренекле шәхесләре булган республика булуын билгеләп үтте. Аның елъязмаларында авыр вакытларда Ватанны саклаучыларның, үз хезмәте һәм таланты белән республика үсешенә зур өлеш кертән кешеләрнең исемнәре язылган.
«Без легендар очучылар Михаил Девятаев һәм Мәгубә Сыртланова, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Борис Кузнецов кебек Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыкларын хәтерлибез, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Хәзерге заман геройларын – Дамир Исламов кебек махсус хәрби операциядә катнашучыларны, дошманнар белән сугышта һәлак булганнарны хәтерлибез. Аларның батырлыклары – тарихи сәхифәләр генә түгел. Бу – яшьләр өчен әхлакый маяк, чын патриотизм һәм Ватанга хезмәт итү үрнәкләре».
Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе әйтүенчә, республикада шулай ук фәнне, мәдәниятне һәм икътисадны үстерүчеләр – Татарстанның икътисадый һәм иҗтимагый үсешенә нигез салучылар истәлеге кадерләп саклана.
«Бу кешеләр шәһәрләр төзеделәр, мәгарифне үстерделәр, традицияләрне сакладылар. Аларның хезмәте – бүгенге Татарстан торган нигез – дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Ватанны саклаучыларның батырлыклары, хезмәтләре һәм талантлары Татарстан үсешенә ярдәм иткән күренекле шәхесләр истәлеге республиканың милли мирасының мөһим өлешен тәшкил итә».
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук утырышта катнашучыларның игътибарын кискен мәгълүмати каршылык шартларында деструктив йогынтының төп максаты яшьләр булуына юнәлтте. Цифрлы каналлар аша җәмгыятьнең традицион мәдәни һәм рухи-әхлакый ориентирларына каршы килә торган кыйммәтләр актив рәвештә алга сөрелә.
«Әлеге куркынычларга каршы тору өчен республикада дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм иҗтимагый берләшмәләрнең тырышлыкларын бердәм максатлар һәм принциплар нигезендә берләштерә торган патриотик тәрбия бирүнең комплекслы системасы төзелде», – дип басым ясады «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2026 елны Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан итү тарихи хәтерне саклау өлкәсендә мөһим адым булды. Моннан тыш, бу темага якын килүнең җитдилеген быелның 8 июнендә Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү турында закон кабул ителүе раслады.
«Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте исеменнән шулай ук билгеләп үтәсем килә: Ватанны саклаучылар һәм республиканың күренекле шәхесләре истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре хәрәкәт өчен һәрвакыт төп өстенлек булып торды, – дип мөрәҗәгать итте Югары Совет әгъзаларына Фәрит Мөхәммәтшин.
– Бу эш кысаларында күп еллар дәвамында тематик акцияләр, күргәзмәләр, вело һәм автоузышлар, бәйгеләр оештырыла. Шулай ук истәлекле билгеләр кую инициативалары хуплана, Татарстан Геройлары һәм күренекле шәхесләре турында сөйләүче медиапроектлар булдырыла, яшьләр патриотик хәрәкәткә тартыла».
Парламентның Мактаулы Рәисе аерым ассызыклаганча, Ватанны саклаучылар һәм Татарстанның күренекле эшлеклеләре истәлеген мәңгеләштерү республика халкында гражданлык җаваплылыгын формалаштыруда төп роль уйный.
«Тарихи хәтерне саклау үткәнгә хөрмәт һәм илнең киләчәгендә үз ролен аңлау тәрбияли, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу турыдан-туры сәяси мәдәният дәрәҗәсендә чагыла: буыннар арасындагы элемтәнең тотрыклылыгы, сайлау хокукларын гамәлгә ашыруны да кертеп, гражданнарның иҗтимагый‑сәяси тормышка җәлеп ителүенең үсүе белән бәйле. Нәкъ менә патриотик карашлы һәм мәгълүматлы сайлаучылар программасы илебезне ныгытуга һәм Татарстанны баланслы үстерүгә юнәлдерелгән кандидатлар файдасына уйланылган сайлау ясарга сәләтле».
Истәлекле билгеләр куюны оештыруның үзенчәлекләре турында Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе, «Аҗаган» «ҖБ» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Артур Габделҗанов сөйләде.
«Истәлекле билгеләрне кую инициативадан, кагыйдә буларак, депутат, иҗтимагый оешма, хезмәт коллективы, туганнары мөрәҗәгатеннән башлана, – дип сөйләде Артур Габделҗанов. – Алга таба – документлар, биографик һәм тарихи белешмәләр җыю, тактаның эскизын эшләү. Өченче этап – иң авыры – килештерү. Дүртенче этап – финанслар табу һәм Татарстан Министрлар Кабинетына мөрәҗәгатьне әзерләү. Бишенчесе – җитештерү, материал сайлау. Алтынчы этап иң күңеллесе – тантаналы ачу».
Депутат әйтүенә караганда исемле такталарны, истәлекле бюстларны урнаштыру процессы 18 айга кадәр дәвам итәргә мөмкин, еш кына бюрократик киртәләр дә куела. Мисал итеп Артур Габделҗанов Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе начальнигы урынбасары Юрий Рыбаковның исеме язылган тактаны ясаудагы кыенлыкларны китерде. Әлеге шәхес җитәкчелегендә тимер юл вокзалының тарихи бинасы реставрацияләнә, балалар тимер юлы файдалануга тапшырыла.
«Тактаны Казанда вокзал яны мәйданындагы мәдәни мирас объекты саналган тимер юл вокзалы фасадына урнаштырырга тәкъдим ителә, – дип сөйләде депутатлар төркеме җитәкчесе. – Безгә җирле ведомстволарны килештерүдәге кыенлыклардан тыш яңасы өстәлде, бина Россия тимер юллары милкендә булып чыкты. Һәм хәзер истәлек тактасын урнаштыруны Россия тимер юллары җитәкчелеге белән килештерергә кирәк».
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, республикада 2017 елдан күренекле шәхесләр истәлеген мәңгеләштерү буенча ведомствоара комиссия эшли. Аның эше нәтиҗәсендә 9 ел эчендә Татарстанда 13 һәйкәл, 29 бюст һәм 102 мемориаль такта куелган.
Патриотик тәрбия һәм тарихи хакыйкатьне яклау өлкәсендәге эш тәҗрибәсе турында Дәүләт Советы депутаты, Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге башкарма директоры Тимур Камалетдинов сөйләде. Ул ассызыклаганча, Татарстанда яшь буынны патриотик тәрбияләү өчен хәрби-тактик уеннар, тарихи реконструкцияләр, бер көнлек походлар һәм профильле сменалар үткәрелә.
«Без төрле яшьләрне мөмкин кадәр күбрәк колачларга тырышабыз, – диде Тимур Камалетдинов. – Ниндидер бер юнәлеш белән мавыгучы балалар белән дә, авыр яшүсмерләр белән дә эшлибез, аларга тормышта үзләрен табарга булышабыз, зур команданың бер өлеше итеп тоярга һәм шуның белән безнең сафларга кушылырга мөмкинлек бирәбез».
Шулай ук утырыш кысаларында «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте активистларын бүләкләү тантанасы узды.
Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә
Комментарийлар