16+

Инженерларның Татарстан Президентыннан бүләк алу мөмкинлеге бар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикада “Ел инженеры” (“Инженер года”) бәйгесе үткәрелә башлады.

Инженерларның Татарстан Президентыннан бүләк алу мөмкинлеге бар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикада “Ел инженеры” (“Инженер года”) бәйгесе үткәрелә башлады.

Чара узган ел старт алды, ул инженер һәм эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә ярдәм итә. Сәләтле инженерлар базасы туплана. Узган ел 100 предприятиедә һәм оешмаларда эшләүче белгечләрдән 258 заявка-проект тәкъдим ителгән иде,- дип хәбәр итте республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Казан фәнни тикшеренү техник университеты ректоры вазифасын вакытлыча башкаручы Юрий Казаков бу конкурсның студентларны техник иҗатка этәрүен әйтте.
Татарстан Президенты, республика Хөкүмәте, сәнәгать министрлыгы эшче яшьләргә игътибар күрсәтә, шуның өчен рәхмәт! “Ел инженеры” бәйгесе Россия күләмендә дә үткәрелә, тик анда катнашу түләүле. Татарстандагы “Ел инженеры” конкурсы түләүсез, мондый башлангыч илнең башка бер генә төбәгендә дә юк. Республика предприятиеләрендә Ворлдскиллс хәрәкәте җәелдерелде,- дип чыгышларны дәвам итте “Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге” төбәк җәмәгать оешмасы рәисе Айдар Сагетдинов.

Инженер Рөстәм Мөхәмәтрәхимов төзелеш чималлары буенча фәнни өйрәнүләрен узган ел конкурска  тәкъдим иткән, хезмәте комиссия тарафыннан уңай бәяләнгән.
— Бик әһәмиятле чара бу конкурс. Яңа проектларга илһамландыра,- диде Рөстәм.

Форсаттан файдаланып, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән конкурсның приз фонды, иҗат эшләренең гамәлдә кулланышы, катнашучылар составы белән кызыксындым.
— Җиңүчеләргә акчалата премияләр түгел, ә истәлеккә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләрне быел да шәхсән үзе тапшырачак. Конкурска тәкъдим ителгән техник яңалыкларның предприятиеләрдә кулланышка кертелү мисаллары да бар инде. Конкурста катнашучылар арасында ир-атлар да хатын кызлар да бар. Без инженерларны бәйгедә актив катнашырга чакырабыз,- дип җавап кайтарды Родион Карпов.

Реклама

“СССР чорында рационализатор-уйлап табучылар хәрәкәте көчле иде. Ләкин, кайбер ачышларның еллар дәвамында кулланышка алынмавы очраклары да булды. Хәзер бу мәсьәлә ни хәлдә?”-дип, чираттагы соравымны бирдем.

Родион Карпов белән Айдар Сагетдинов беравыздан:”Рационализаторлык хәрәкәте хәзер дә җанлы. Җитештерүне камилләштерү буенча файдалы тәкъдимнәр керткән авторларга премияләр бирелә”,-дип җаваплады.

“Ел инженеры” конкурсына техник иҗат эшләрен Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына 20 сентябрьгә кадәр тапшырып бетерергә кирәк. Җиңүчеләрне бүләкләү быелның ахырына планлаштырылган. Тулырак мәгълүмат белән Инженеррт. рф сайтында яки республиканың Сәнәгать министрлыгы сайтында танышырга була.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading