16+

Ишегаллларын ремонтлау эшләре кайчан тәмамланыр?

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында хәбәр итте.

Ишегаллларын ремонтлау эшләре кайчан тәмамланыр?

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Мәгариф өлкәсендә 234 объектны үз эченә алган 7 программа гамәлгә ашырыла. Капиталь ремонт программалары кысаларында 43 мәктәп 66% ка, 7 балалар бакчасы буенча 64% ка башкарылган. Агымдагы атнада Биектау районында 1 балалар бакчасында эшләр тәмамланган. Мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау программасы кысаларында 143 объектта эшләр планлаштырылган, бүгенге көндә ул 43% тәшкил итә. Агымдагы атнада Саба районында эшләр тәмамланган. 9 ресурс үзәген һәм 53% 4 урта һөнәри белем бирү тулай торагын капиталь ремонтлау буенча эшләр башкарылган.

Сәламәтлек саклау тармагында өч программа кысаларында 149 объект яңартыла. Беренчел звенодагы 118 учреждение буенча эшләр 86% ка башкарылган. Агымдагы атнада Баулы, Яңа Чишмә, Алексеевск һәм Азнакай районнарының ФАПларында эшләр төгәлләнгән. 31 стационар учреждение буенча башкару 63% тәшкил итә. Бу атнада Тәтеш үзәк район хастаханәсенең дәвалау корпусы буенча эшләр төгәлләнгән.

44 мәдәният объектын ремонтлау 4 программа кысаларында алып барыла. Бу 34 авыл мәдәният йорты, аларның үтәлеше 58% тәшкил итә. Бу атнада Мамадыш, Кукмара һәм Апас районнарында эшләр төгәлләнде.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә биш программа гамәлгә ашырыла. 6 балалар сәламәтләндерү лагерен ремонтлау буенча подрядчылар эш күләменең 76%ка башкарган. 4 яшүсмерләр клубын ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләре 91% ка үтәлгән. Агымдагы атнада Әлмәт районының бер объектында эшләр тәмамланган. 8 яшьләр үзәгенең әзерлеге 72% ка җиткән. 10 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлауга килгәндә, алар буенча башкару 21% тәшкил итә. Бу атнада Чаллыда эшләр төгәлләнде.

2 программага Экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсеннән 23 объект кертелгән. Алар буенча эш үтәлү 63% тәшкил итә. Агымдагы атнада объектны Питрәч районында төгәлләделәр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча барлык 19 объектта да эшләр башкарылган. Бу ветеринария берләшмәләре, «Россельхозцентр» федераль учреждениесе һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналары.  

Социаль яклау министрлыгының 35 объектының 31е әзер. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми башкарылуы 89%. Агымдагы атнада Чистай районында ике объект төзелеп бетте.

Спорт объектлары буенча капиталь ремонт 51% ка башкарылган, урманчылык объектлары - 95%, муниципаль архивлар - 91%, Мамадышта җәмәгать судьялары участогы бинасы - 70%, хәрби комиссариатлар - 62% (агымдагы атнада Казанда эшләр тәмамланган), башкарма комитет биналары - 99%, Росгвардия карамагындагы биналар - 8%.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 2023 елда 751 торак объект ремонтланачак. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми башкарылуы 77% тәшкил итә.

«Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү эшләрен гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә программада катнашучы барлык ишегалларында да юл эшләре алып барыла. 361 йортта эшләр тәмамланган. Башкару 67% тәшкил итә. Тышкы яктыртуны урнаштыру буенча эшләр 63% тәшкил итә. Эшләр 15 районда тәмамланган.

2 атна эчендә гражданнардан 430 мөрәҗәгать килгән, шуларның 42 проценты Казанга туры килә. Кешеләрне нигездә ишегалларында эшләрнең башлану һәм тәмамлану вакыты кызыксындыра. Колл-үзәкләр эшли. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да халык тиешле аңлатмалар алган.

Төзекләндерү эшләренең сыйфатын тикшерү максатыннан ТР шәһәрләрне үстерү институты белгечләре районнарга комиссия сәфәрләрен дәвам итә.

Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару 42% тәшкил итә,

Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру программасы буенча 36%, бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсы буенча 37% тәшкил итә. Наилә Зиннәтуллина җәмәгать киңлекләрен эксплуатацияләү сыйфатына игътибар итте. Аерым районнарда хезмәт күрсәтүче оешмалар белән килешүләр төзелмәгән. Бу Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Кукмара һәм Питрәч районнары. Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша әлеге районнар башлыклары белән элемтәгә керде һәм җәмәгать киңлекләренә хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен контрольгә алырга кушты.

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading