16+

Кар, яумыйча тор әле, эшчеләр авырый бит!

Казанның коммуналь предприятиеләре бүген ике яктан басым астында: әледән-әле ишеп кар ява, аның өстенә эпидемия эшкә аяк чала. Бу турыда башкала мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә әйтте.

Кар, яумыйча тор әле, эшчеләр авырый бит!

Казанның коммуналь предприятиеләре бүген ике яктан басым астында: әледән-әле ишеп кар ява, аның өстенә эпидемия эшкә аяк чала. Бу турыда башкала мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә әйтте.

Соңгы тәүлекләрдә кар күпләп яву коммуналь хезмәтләргә өстәмә йөк булып төште,- диде мэр Илсур Метшин.- Болай да эшче кулларга кытлык иде, хәзер җитмәсә, предприятиеләрдәге техника белән идарә итүчеләрнең һәм эшчеләрнең 40 проценты больничныйда.
 Шуңа да карамастан, үткән күпләп кар яву күзәтелгәндә юл хезмәтләренең тырышып эшләгәнлекләрен билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Барлык төп юллар җәмәгать транспорты һәм шәхси автомобильләр хәрәкәте өчен ачык. Ял көннәрендә дә күп эш башкарылды. Юл хезмәтләре бер смена гына түгел, ә икешәр смена эшли, - диде Илсур Метшин.
 Казанда кыш башыннан 703 мең 688 тонна кар чыгарылган.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин ишегалларын 3 мең кеше (дворник) җыештыруын әйтте.
— Йортлар тротуарларын җыештыру эше канәгатьләнерлек. Автомобиль хуҗалары коммуналь хезмәтләрнең үтенеченә колак салмый. Техника белән ишегалдын җыештырганда машиналарын алып тормыйлар. Шунлыктан, ишегалды юлларын вакытында җыештырып булмый. Техника карны уннарча минут эчендә алыр иде, ә техника уза алмаса, әлеге карны дворник ярты көн дәвамында чистартырга мәҗбүр,- диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Казанда ишегалларындагы тротуарлар күпмедер дәрәҗәдә җыештырыла, монысы хак. Ләкин, урам юллары буйларындагы тротуарларның кайберләре язга кадәр “онытылды” бугай. Мәсәлән, Чистай урамы белән Ибраһимов проспекты чатындагы юл буе тротуарында инде өлкәннәр аяк та атлый алмый. Шәһәр карамагындагы бистәләр урамнары юлларын кардан арындыру шулай ук мактанырлык түгел. Мәсәлән, Осиново бистәсендә каршыга машина очраса, икең дә батып каласың. Северный бистәсендә дә -чын Себер. Анда трактор карны тротуардан-юлга, ә юлны чистартучы трактор кире тротуарга эттереп мәш килә.
 Казанда территорияләрне кардан чистарту торышы турында “Открытая Казань” сервисына хәбәр итәргә яки 8 (843) 236-41-23 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.

Стационар телефон- 063.
 Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында- 8 (843) 555-07-96; 8 (843) 223-22-33;
 Вахитов һәм Идел бу районнарында- 8 (843) 223-21-11;
 Киров һәм Мәскәү районнарында- 8 (843) 223-29-99;
 Совет районында- 8 (843) 223-20-00.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading