16+

Казанда ишегалдына чыксаң, «кадап» кертәләр

Башкала мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә казанлыларны үзләренең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген кайгыртырга чакырды. Казанда COVID-19 вирусына каршы коллектив иммунитет булдыру өчен 18 яшьтән өлкәнрәк 589 мең 372 кешенең вакцина кадаткан булуы мөһим. Тик вакциналаштыруның хәзерге темпы белән барсак, башкалада бу күрсәткечкә фәкать декабрь урталарына гына ирешәчәкбез.

Казанда ишегалдына чыксаң, «кадап» кертәләр

Башкала мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә казанлыларны үзләренең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген кайгыртырга чакырды. Казанда COVID-19 вирусына каршы коллектив иммунитет булдыру өчен 18 яшьтән өлкәнрәк 589 мең 372 кешенең вакцина кадаткан булуы мөһим. Тик вакциналаштыруның хәзерге темпы белән барсак, башкалада бу күрсәткечкә фәкать декабрь урталарына гына ирешәчәкбез.

— Халыкның 60 процентының вакцина ясатуы гына пандемиягә кадәрге тормышка кайтырга мөмкинлек бирәчәк. Вакцина ясату – ирекле, ләкин ул гаять тә кирәкле чара. Бүген без барыбыз да яхшы аңлыйбыз – башка юл юк. Шунлыктан казанлыларның актив рәвештә вакцина ясатулары зарур. Узган атнада шәһәр халкы вакциналаштыруга ешрак килде. Саннар шуны күрсәтә: чиратлар хасил булды хәтта. Теләүчеләр тагын да күбрәк булыр, коллектив иммунитетка ирешербез дип өметләнәбез, - диде мэр Илсур Метшин.

Казанда COVID-19 вирусына каршы коллектив иммунитет булдыру өчен 18 яшьтән өлкәнрәк 589 мең 372 кешенең вакцина кадаткан булуы мөһим. Тик вакциналаштыруның хәзерге темпы белән барсак, башкалада бу күрсәткечкә фәкать декабрь урталарына гына ирешәчәкбез.

— Пандемиягә кадәрге тормышка кайтырга хыялланмаган бер генә кеше дә юктыр, - дип дәвам итте фикерләрен мэр Илсур Метшин. - Бөтен чикләүләрне гамәлдән чыгарган илләр бар инде. Мәсәлән, Исландия. Анда бу карарга халыкның 60 проценты вакцина ясатканнан соң килделәр.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхәмәтдинов сөйләгәнчә, Казанда 4 июльгә 187 мең 726 кеше коронавирустан вакцина ясаткан. Бу вакцина ясатырга тиешле 18 яшьтән өлкәнрәк казанлыларның 32 проценты гына әле. Шәһәрнең медицина учреждениеләре хезмәткәрләренең инде 57 проценты вакциналы. 60 яшьтән югарылардан 71 мең 734 казанлы вакцина кадатырга тәвәкәлләгән, бу –23 процент.

— Казанда 42 пунктта вакцина ясатырга мөмкин. “Мега”, “Южный”, “Парк Хаус” сәүдә үзәкләрендә, метро станцияләре янында вакцина ясатып була. Сынап карау максатында, Киров һәм Мәскәү районнарында ишегалларына күчмә пунктлар да килә башлады. Сәүдә үзәкләрендә – 17 мең 115, ә метро станцияләре янында 9784 кеше вакцина кадатты, - диде Рамил Мөхәмәтдинов.

Реклама

Медицина хезмәткәрләре, 20 теләүче тупланган очракларда, предприятиеләргә барып та вакциналаштыру үткәрә. Йөртү мөмкин булмаган яки авыр хәрәкәтләнә торган кешеләрнең өйләренә-фатирларына килеп вакцина ясала. Рамил Мөхәмәтдинов әйтүенчә, Казанда вакцина ясауда барлык санитар-иминлек шартлары тудырылган.

Фото: http://kzn.ru

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading