Бу хакта ул төбәкнең Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендә әйтте. «Тема бар — ятимнәр. Бер яктан, без зур социаль мәсьәләне хәл итәбез, бу балаларга мөмкинлек бирәбез. Икенче яктан, аның без теләгәнчә кабул ителмәвен күрәбез. Әмма закон бар, аны үтәргә кирәк», — диде республика җитәкчесе.
Россия Хөкүмәте 23 яшьтән өлкәнрәк ятим балаларга торак сертификаты бирү тәртибен раслады, дип искәртте ул. Быелдан алар аны уңайлыклары булган торак сатып алу яки ипотекага түләү өчен куллана ала.
«Алар үзләрен тиеш булмаганча тота, начар социальләшкәннәр, дип теләсә ничек фикер йөртә алабыз. Ләкин, мөгаен, монда безнең дә гаеп бардыр. Димәк, без алар белән җитәрлек эшләмәгәнбез», – дип таныды Татарстан Рәисе.
Ятим балалар өчен фатирлар саны һәм булган проблемалар турында республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде.
«2023 елда ятим балалар өчен республика махсус торак фонды 762 торак бина белән тулыландырылды. Сатып алына торган фатирлар саны ел саен артуга карамастан, ихтыяҗ сакланып кала», – диде республика ведомствосы башлыгы.
Хәзер Татарстан милкендә ятим балаларга билгеләнгән 3900гә якын фатир бар. Аларның торышын контрольдә тотарга һәм коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә кирәк. Татарстанның 30дан артык районында бурыч инде 56 млн сумнан артып киткән. Бурычлыларның күбесе эшкә урнашмаган, башка милке юк, шуңа күрә бурычларны түләтү мөмкин түгел, дип билгеләп үтте Әһлиуллин.
Узган ел ятим балалар өчен 12 фатир ремонтланган, алар милекченең үлеме сәбәпле яки суд карары белән кабат дәүләт милкенә кайтарылган.
Комментарийлар