16+

Пионерия хәрәкәте кире кайтмас...

Пионерия хәрәкәте тукталганга 29 ел узса да, без, заманында муенга кызыл галстук бәйләүчеләр, бер-беребезнең котлашкан булабыз әле.

Пионерия хәрәкәте кире кайтмас...

Пионерия хәрәкәте тукталганга 29 ел узса да, без, заманында муенга кызыл галстук бәйләүчеләр, бер-беребезнең котлашкан булабыз әле.

Үз сафларында 69 ел эчендә 210 миллион үсмерне тәрбияләгән оешманы берничә төрлесе алмаштырып карады – берсе дә киң җәелеп китә алмады.
Бүген илдә ике меңнән артык балалар оешмасы исәпләнә, мәктәп укучыларының 5-6 проценты шунда әгъза булып тора. Димәк, бер генә оешма да яңа буынны бергә туплап, аларны бернәрсә белән дә кызыктыра алмаган.

Әмма изге урын буш тормый, диләр, бушлыкны нәрсә дә булса барыбер тутыра. Кызыл галстукка алмашка нәрсә килде? Нәрсә оттык, нәрсә югалттык без? Иң киң таралган хәрәкәтләрне барлап чыксак, күпчелекне, мөгаен, компьютер артында утыручы төркем тәшкил итәдер. Аларның бик кәттә генә исемнәре дә бар – геймерлар. Бу төркем үзе күбрәк өйдә булуны хуп күрә. Алар өчен видеоуеннар ишегалды тормышыннан кызыграк. Әмма алар да аерым хуҗалык булып яшәми, интернет-форумнарда аралаша, тәҗрибә уртаклаша. Тормыш виртуаль дөньяда кайный, хыяллары – уенда чираттагы дәрәҗәгә ирешү. Аларны тынычлыкта калдырсалар һәм яхшы интернет белән компьютер булса – башка берни кирәкми.

Тагын бер төркем – гопниклар. Туксанынчы еллар ерактарак калды, әмма кайтавазы озакка барачак әле. Урам малайларының үз кумирлары – күн куртка кигән җинаятьчеләрдән каһарман ясаган фильмнар утка майны өстәп кенә  тора. Бу катламның хыялы – нәрсә дә булса кайнаштыру, җыелу урыннары – подъездлар, гаражлар. Тормыш офыгы – чибәр кызларны эләктерү, конкрет пацан булу һәм “кара бумер” алу.
Акыллыбашлар – әти-әниләренең балаларыннан Ньютон, Билл Гейтс, Стив Джобс ясарга омтылу нәтиҗәсендә килеп чыккан төркем. Алар репетиторларга йөрүдән туктамый, олимпидаларда катнаша, чит телләрне ятлый, җәйләре акыллылар лагерьларында уза. Югары даирә укый торган мәктәптә белем алган бу катлам яшьтәшләренең: “Син бик акыллымы әллә? “Сиңа барыннан да күбрәк кирәкме?” кебек мыскыллы сорауларыннан котылу турында хыяллана. Кайберсеннән бик үрнәк һәм җәмгыять өчен файдалы шәхес чыгарга мөмкин, әгәр бозылып өлгермәсәләр. Гадәттә, аларны әти-әниләре үзләре үк боза.

Спортчылар белән мәдәниятчеләрнең тормышы җиңелләрдән түгел, әмма кызыклы һәм файдалы яклары бик күп. Кайберәүләр әти-әниләренең амбицияләрен тормышка ашырырга “тиеш”, аларны “үскәч йолдыз буласың” дип канатландырып тора. Әлбәттә, компьютер, подъезд төбе һәм башка шуның ише “кызык”лы урыннарга йөрергә аларның вакыты да, теләге дә юк, аларның үз тормышы. Профессионалларның чыгышларын телевизордан гына карап “белгеч”кә әйләнүчеләр алар кебек көн саен өйрәнүләргә йөреп карасалар, бөтенләй башка фикердә булырлар иде.
Әлбәттә, алда санап киткән хәрәкәтләрнең берсе дә аерым гына пионерияне алыштыра алмый, бөтенесе бергә дә була алмый. Заманасы үзгә һәм хәзер пионерия кебек оешма, нинди генә формада булмасын, туры килеп бетми. Пионериянең уңай яклары байтак, ул төрле катламнарны бер мәйданга җыярга сәләтле иде, бүген андый уртак мәйданнар юк. Катламнар параллель дөньяларда гомер кичергәндә, яшь буынны кызыл галстук кына бергә туплый алмас шул...

Фото:http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading