15 декабрь көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Россия Федерациясе Финанс министрлыгының югары бүләген тапшырды.
Скопировать ссылку
15 декабрь көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Россия Федерациясе Финанс министрлыгының югары бүләген тапшырды.
Бүләкләү Казанда, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә узды.
Россия Финанс министры Антон Силуанов билгеләп үткәнчә, «Рөстәм Миңнеханов финанс министры да, республика башлыгы вазыйфасында да эшләде. Нәтиҗәдә финанслар ышанычлы кулларда, шуңа күрә без рәхәтләнеп, Рөстәм Нургалиевич, Сезне әлеге медаль белән бүләклибез».
Комментарийлар