16+

Рөстәм Миңнеханов мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләде

Татарстан Президенты 2022 елның республикада Цифрлаштыру елы дип игълан ителүен искәртте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 Март бәйрәме алдыннан мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенең 29 хезмәткәренә республиканың дәүләт бүләкләрен һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләү тантанасы бүген Казан Кремлендә узды.

«Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан сезне яз бәйрәме белән котлыйсым килә», — диде ТР Президенты.

Миңнеханов 2022 елның Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителүен искәртте. Ул бүгенге дөньяда цифрлы технологияләрнең тормышның барлык өлкәләренә үтеп керүен, гражданнарның яшәү сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә торган корал булуын әйтте.

«Бүген залда әлеге өлкәгә турыдан-туры катнашы булган гүзәл затлар утыра. Сез Татарстанның социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш кертәсез. Һәм үз эшегезнең катлаулы, җаваплы булуына да карамастан, кешелек дөньясының нәфис һәм гүзәл затлары булып каласыз», — дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов залда утыручыларга.

ТР Президенты аларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде. «Һәр көнне якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәгез, һәр көнегез яңа хис-кичерешләр һәм күңелле вакыйгалар белән тулып торсын», — дип белдерде ул.

Реклама

Татарстан Президенты Күп функцияле үзәкнең Кама Тамагы филиалы бүлек башлыгы Гөлфирә Гайнуллина һәм Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең филиалы — «Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшырулар үзәге»нең җитештерү-техник бүлеге инженеры Вера Смирновага «Фидакяр хезмәт өчен» медален тапшырды.

Моннан тыш, берничә кеше «ТАССРның 100 еллыгы» медаленә лаек булды, алар арасында ТР Күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова да бар иде. Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт бүләге — алга таба нәтиҗәле эшләргә этәргеч һәм дөрес юнәлеш сайлавыңа ышаныч ул.

Фото:https://tatarstan.ru/
Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading