16+

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазыйфасының яңа атамасы турындагы канунны кабул итте

Татарстан республика җитәкчесе вазифасын «Глава (русча)-Рәис» дип үзгәрттеләр. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституциясенә республика җитәкчесе вазыйфасы атамасына кагылышлы төзәтмәләрне раслады.

Алар нигезендә, республика җитәкчесе 2025 елдан «Татарстан Республикасы Рәисе» («Раис Республики Татарстан») дип аталачак.

Төзәтмәләр үз көченә кергәнче сайланган Татарстанның югары вазыйфаи заты Татарстан Президенты атамасын вәкаләтләр срогы чыкканчы саклап калачак.

Реклама

Канун агымдагы елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.

Исегезгә төшерәбез, декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутатлары республика җитәкчесе вазифасының яңа атамасын — «Глава Татарстана— Татарстан Рәисе» итеп үзгәртүне хуплады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading