"Без бергәләп Ватан мәнфәгатьләренә, республикабыз алгарышы хакына тырышып эшлибез һәм әлеге хезмәттә һәркемнең өлеше зур әһәмияткә ия. Сезгә ихлас йөрәктән бәхет, нык сәламәтлек, игелек һәм уңышлар телим. Татарстан Республикасы көне мөбарәк булсын!", диелә Татарстан Рәисе котлавында.
Скопировать ссылку

Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Татарстан Республикасы көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм. Бу бөтенхалык бәйрәме – туган җирен яраткан һәркем өчен олы тантана, анда татарстанлыларның казанышлары, граждан җәмгыятенең берләшүе ачык чагылыш таба, ул безне игелекле эшләргә рухландыра.
Бүгенге көндә Татарстан – Россия Федерациясенең әйдәп баручы субъекты. Төп икътисади күрсәткечләр, инвестицияләр җәлеп итү буенча һәм тормыш сыйфаты ягыннан безнең республика – алдынгылар сафында. Предприятиеләр җитештерү күләмен арттыра бара, сәнәгатьтә, төзелештә, авыл хуҗалыгында һәм башка тармакларда киң колачлы проектлар гамәлгә ашырыла, алдынгы һәм мәгълүмати технологияләр өлкәләре күтәрелеш кичерә. Әлеге уңышларга Татарстан Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин, Россия Хөкүмәте ярдәме белән һәм республика халкының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ирешә алды.
Комментарийлар