«Шәһри Казан» аның чыгышында яңгыраган төп тезисларны туплады.
Каһарманлык Югары Башкомандующий, Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә меңләгән татарстанлы махсус хәрби операция уздырыла торган зонада илнең бәйсезлеген һәм киләчәген батырларча яклап көрәшә. Республикада туган яисә белем алган 19 кеше Россия Герое исеменә лаек булды. Ватанны саклау буенча хәрби хәрәкәтләрдә күрсәтелгән массакүләм каһарманлык һәм батырлык өчен, Россия Президенты Владимир Путин указы белән, Татарстанда оештырылган 430 нчы мотоукчылар полкына мактаулы «Гвардия» исеме бирелде.
Татарстан бүлекчәләренең батырлыгын мәңгеләштерү һәм аларның Ватанны яклауга керткән өлешен күрсәтү максатларында республика хөкүмәтенә киләсе елда Җиңү паркында мемориаль зона һәм махсус хәрби операция музее төзү эшләрен төгәлләүне йөклим.
Әлбәттә, сугышчыларның төп терәге булып ныклы тыл кала. Аларның һәркайсының үз гаиләсе дәүләтнең ышанычлы кайгыртуы астында булуына ныклы ышануы мөһим. Хәл нинди генә катлаулы булмасын, безнең бурыч — кирәкле ярдәмне күрсәтү.
Милләтара дуслык Милләтләр һәм диннәр арасында тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәрчак безнең өчен гаять мөһим булды, бездә ул аеруча горурлык хисләре тудыра. Татарстанда дус һәм күркәм күршеләр булып 175 милләт вәкиле гомер кичерә. Аларның мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен һәм, әлбәттә, телләрен саклау, аларга ярдәм күрсәтү — төп бурычыбыз.
Системалы эш алып барылу нәтиҗәсендә республика хаклы төстә милләтләр һәм диннәр арасында гармонияле мөнәсәбәтләр урнашу ягыннан үрнәк булып тора. Шул нигезгә корылу төбәкнең социаль-сәяси һәм икътисади тотрыклылыгын тагын да ныгыта, Россиянең илкүләм иминлегенә шул рәвешчә саллы өлеш кертелә.
Икътисад Тышкы һәм эчке чикләүләр һәм сынаулар шартларында республика икътисады уңай үсеш динамикасын саклый, терәк төбәкнең илне ныгытуга һәм үстерүгә өлеш кертүен тәэмин итә.
Очкычлар төзү тармагында яңартылган Ту-214 очкычының чит ил компонентлары алыштырылган конструкциясенең Росавиация тарафыннан хуплануы аны серияле төстә җитештерү һәм Россия авиакомпанияләрен аның белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, илдә җитештерелгән двигательле «Ансат» вертолетын сертификацияләү өчен сынаулар уздыру дәвам итә, Ми-34 вертолетын төзи башлау юнәлешендә эш алып барыла.
Пилотсыз аппаратлар һәм алар белән бәйле технологияләр һәм компонентлар уйлап табу һәм җитештерү — нәтиҗәләр бирә торган юнәлеш. Дөньядагы иң яхшы практикаларны исәпкә алып, республика дәрәҗәсендә быел ук пилотсыз системаларны, шул исәптән түбән һава киңлекләрен файдалану белән бәйле икътисади эшчәнлекне дә кертеп, үстерү буенча ведомстволар арасында эшне оештырырга кирәк.
Авыл хуҗалыгы Тармак үсешенең бер мөһим юнәлеше — эшкәртү предприятиеләренең егәрлеген арттыру. Республикада ашлыкны тирән эшкәртү комплексы төзү буенча стратегик проект гамәлгә ашырыла, бу елның августында терлек азыгындагы әһәмиятле аминокислота — метионин җитештерү заводын төзүгә керештек. Әлеге комплексның читтән кертелә торган бу гаять мөһим чималны үзебездә җитештерә башлавы, илебез авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате тармагының бәйсезлеген тәэмин итәчәк.
Татарстан терлекчелек тармагында традицион рәвештә ил күләмендә алдынгылар сафында тора. Ләкин шул ук вакытта мөгезле эре терлекнең баш саны кимү кебек тискәре тенденция сакланып кала, аларның баш саны соңгы 5 елда 17 процентка кимеде. Мөгезле эре терлекнең баш саны кимү күзәтелгән һәрбер муниципалитетта вазгыятьне тотрыклы хәлгә китерү, шул исәптән терлекчелек комплекслары төзү һәм кече хуҗалык формаларын үстерү буенча тәгаен чаралар күрергә кирәк.
Яңа технологияләр IT-инфраструктураны үстерү буенча планлы эшне дәвам итү сорала. Узган ел Татарстанда эшли башлаган алгарышлы IT-карарлар программасына өстәмә буларак без ясалма интеллектны үстерү буенча биш елга исәпләнгән республика программасын кабул иттек. Ул кадрлар әзерләүгә, фәнни тикшеренүләр алып баруга, шулай ук исәпләү машиналары инфраструктурасы булдыруга юнәлдерелгән.
Тормыш сыйфатын арттыру Икътисадның тотрыклы үсеше безгә төп бурычны хәл итү — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирә. Илкүләм проектларны, шул исәптән республика программаларын, ә аларның саны быел 50гә җитте, гамәлгә ашыру әлеге максатларга юнәлдерелгән. Коммуналь инфраструктураны яңартып кору буенча киң колачлы эшләр дәвам ителә.
Төп юллар челтәрен киләчәктә дә үстерү өчен республиканың Транспорт министрлыгына федераль үзәк белән юллар төзү буенча озак вакытка исәпләнгән яңа зур проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге булдыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Моннан тыш, республика авылларында күперләрне торгызу буенча яңа программа эшләргә тиеш.
Мәгариф Безнең бурыч: укытучыларның эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру һәм, гомумән, бу һөнәрнең абруен күтәрү. Әлеге юнәлештә комплекслы карарлар кабул ителде, шул исәптән яшь белгечләргә грантлар, торак сертификатлары бирү. Бу өлкәдә тагын да күп бурычларны хәл итәсе бар. Мәгариф һәм фән министрлыгына укытучыларга ярдәм программасы әзерләргә һәм, әлбәттә, аны ел ахырына кадәр тапшырырга кушам.
Сәламәтлек Сәламәтлек саклау тармагында эшебезнең мөһим юнәлеше — матди-техник базаны ныгыту. Бүгенге көндә гомуми суммасы 10 млрд сумнан артык бәяләнә торган объектлар, шул исәптән 5 зур сырхауханә, 17 стационар, 33 ФАП һәм 33 сөт кухнясы төзелү һәм капиталь төзекләндерелү этабында.
Быел Республика клиник хастаханәсен яңартып кору буенча комплекслы эшләр башладык. Казанда амбулаториядә онкология ярдәме күрсәтү һәм авыруны иртә диагностикалау үзәге төзелә.
Мәдәният Республикада мәдәният өлкәсенең матди-техник базасын ныгыту эше дәвам ителә. Креатив индустрияләрне үстерү максатында быел Уникаль һөнәрчелек үзәге эшли башлады. Тагын бер кат басым ясап әйтәм, Үзәк сәүдә итү-күргәзмә мәйданчыгы түгел, бәлки Татарстанның мәдәни кодын саклау буенча киң колачлы бурычларны хәл итү мөмкинлекләре тудырылган күпфункцияле кластер булырга тиеш.
Быел республикада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее кысаларында бик күп төрле чаралар уздырылды. Илебез Президенты Указы нигезендә Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турында карар кабул ителде. Федераль үзәк белән берлектә әлеге мөһим датаны әзерләү һәм уздыру буенча чаралар планын эшләп бетерергә һәм аны гамәлгә ашыра башларга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар