16+

Рөстәм Миңнеханов: «Яңа мәчет башкаланың архитектур бизәгенә әйләнәчәк»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында билгеләп узганча, Татарстанда дус һәм күркәм күршеләр булып 175 милләт вәкиле гомер кичерә.

Рөстәм Миңнеханов: «Яңа мәчет башкаланың архитектур бизәгенә әйләнәчәк»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында билгеләп узганча, Татарстанда дус һәм күркәм күршеләр булып 175 милләт вәкиле гомер кичерә.

«Аларның мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен һәм, әлбәттә, телләрен саклау, аларга ярдәм күрсәтү — төп бурычыбыз», — диде ул.

Системалы эш алып барылу нәтиҗәсендә республика хаклы төстә милләтләр һәм диннәр арасында гармонияле мөнәсәбәтләр урнашу ягыннан үрнәк булып тора.

Раис. Фото: Раис Рт

«Кабат торгызылган Никола Тульский храмының Патриарх Кирилл тарафыннан изгеләндерелүе бу елның әһәмиятле вакыйгасы, христиан дөньясының җәүһәре — Казан Богородица монастырен дин тотучыларга кайтару эшенең бик мөһим этабы булды. Республикада Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы — гаять әһәмиятле тарихи вакыйга турындагы истәлекне мәңгеләштерү эше дәвам итә.

Казанда шундый атамалы мәчет төзү өчен мәйданчык әзерләү эше алып барыла. Җәмәгать урыны белән бергә мөселман комплексы Татарстан башкаласының тагын бер архитектур бизәгенә әйләнәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Дин әһелләренә һәм барлык дин тотучыларга игелекле хезмәтләре, акыл белән үлчәп эш йөртүләре, Ватанга тугрылыклы булулары өчен рәхмәтен җиткерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading