16+

Татарстаннан цифрлы технологияләргә өйрәнәләр

Казан бер атна буена “компьютер дөньясында” кайный.

Татарстаннан цифрлы технологияләргә өйрәнәләр

Казан бер атна буена “компьютер дөньясында” кайный.

Татарстан башкаласында 17-19 сентябрьләрдә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “KAZAN DIGITAL WEEK 2025” халыкара форумы була. Әлеге чарага бәйле рәвештә компьютер бәйгесе һәм хоккей турниры да үткәрелә.

Заманнан калышмыйбыз

– Форум 6нчы мәртәбә оештырыла, ул елдан-ел абруй казана бара. Быелгысы тагын да колачлы: 74 илдән килергә теләк белдерделәр. Алар арасында – Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан, Кытай, Гыйрак, Казахстан, Белоруссия, Молдова бар. Барлыгы 20 мең кеше катнашачак. Төрле илләрнең Россиядәге илчеләре дә килә, – диде Татарстаның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Көн тәртибе: интеллектуаль транспорт; ясалма акыл; кибериминлек; цифрлы индустрия; сәламәтлек саклауда, мәгарифтә, мәдәнияттә һәм авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр, цифрлы мода темаларын колачлый. Шулай ук криптофорум, стартаплар (яңа идеяләр) аллеясы эшли.

– Кече роботлар бәйгесендә Россия төбәкләреннән 16 команда чыгыш ясый. Быел республиканың муниципаль районнардан да 22 команда катнаша. Бу мактауга лаеклы күренеш. Кече роботлар бәйгесенең җиңүчеләренә приз фонды 1 миллион сум, – дип дәвам итте сүзен Айрат Хәйруллин.

“Дижитал веек” инглиз телендә цифрлы атна мәгънәсен аңлата. Форсаттан файдаланып, “Татарстан цифрлы технологияләрне башка илләргә сатамы, әллә чит илләр технологияләренә мохтаҗлык кичерәбезме?” – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

– Россия цифрлы технологияләрдә санкцияләргә бирешмәде, үзебезнеке булдырыла һәм үстерелә. Татарстан цифрлы технологияләрне кулланышка кертүдә әйдаман. Электрон хезмәт күрсәтүләр төрле эшчәнлек юнәлешләрен колачлый бара. Сәүдә үзәкләре дә үзебезнең цифрлы программаларга нигезләнеп эшли. Белоруссиягә, Казахстанга цифрлы технологияләр сатабыз. Башка илләрдән һәм төбәкләрдән килеп, Татарстаннан цифрлы технологияләр кулланып эшләргә өйрәнәләр, – дип җавап бирде Айрат Хәйруллин.

Фән – алгарыш канаты

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов республикада фәнгә нык әһәмият бирелүен искәртте. Фән икътисади үсешнең көчле этәргече.

– Цифрлы технологияләр буенча форум үткәрү идеясен үз вакытында Татарстан җитәкчелеге хуплады, республика бюджетыннан акча да бирелде. Хәзер инде күргәзмә хисабына форум үз-үзен аклый. Дөньяның алдынгы технологияләре шушы форумга туплана. Чит илләргә барып йөргәнче, Казанга гына килеп тә технологияләр белән танышырга һәм хезмәттәшлек килешүләре кабул итәргә була. Экспонентларның 80 проценты күргәзмәдә катнашуның файдасын күрә. Предприятие яки фәнни оешма күргәзмә файдасын күрмәсә, ул инде икенче мәртәбәдә килеп тә тормый. Форумга Россиянең, Татарстанның һәм чит илләрнең авторларының фәнни мәкаләләреннән җыентык чыгарылды. Электрон сүзлекләр әзерләп чыгару дәвам итә. Татарстанда эшләнгән TATCOIN технологиясе белән чит илләр дә кызыксына, – диде Рифкать Миңнеханов.

Хәйрия аукционы

Форумда мәдәнияткә кагылышлы 12 секция оештырыла.

–Виртуаль чынбарлык һәм мода, музейларны һәм гамәли-сынлы сәгатьне цифрлаштыру темаларына тәҗрибә уртаклашу була. “Казан Экспо”да 19 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә рәссамнар картиналарына “Хәйрия аукционы” үткәрелә. Кергән акча онкологик авыруларны дәвалауга күчереләчәк. Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта 18 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә халыкара мода күрсәтелә. Форум кунакларына концертлар куела, Казанның тарихи урыннарына экскурсияләр оештырыла, – дип хәбәр итте Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева.

Күргәзмәдән киләчәк күренә

Татарстанның Цифрлы үсешкә теләктәшлек ассоциациясе директоры Артем Сафин сөйләгәнчә, форум кысаларындагы күргәзмәдә 286 компания катнаша.

– Җитештерү һәм эш агымын автоматлаштыру, ясалма акыл, видео аналитика, иминлек, бизнеста ясалма акылны куллану технологияләре тәкъдим ителә. Күргәзмәдә Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Татарстан иң зур мәйданны биләп торачак. Эш башлап йөрүчеләр 60 стартап, ягъни, яңа идеяләре белән таныштыра. 20 яңа идеяне чит илләр компанияләре алып килә. Күргәзмә барышында вакансияләр ярминкәсе дә оештырыла, – диде Артем Сафин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading