Трампның максатлары “изге” һәм бик зурдан. Әмма бар әгъзаларның да ихтыяҗлары бер тигез каралырмы?
Скопировать ссылку
Трампның максатлары “изге” һәм бик зурдан. Әмма бар әгъзаларның да ихтыяҗлары бер тигез каралырмы?
“Мин Американы кабат көчле дәүләт итәчәкмен”, дигән иде АКШ Президенты Дональд Трамп ил дилбегәсен кулына алыр алдыннан. Трамп, Европа илләре җитәкчеләреннән аермалы буларак - менеджер. Әйтергә кирәк, бик оста менеджер. Аның эшмәкәр булуы президентлык эшчәнлегендә ачык чагыла. Ә менеджерның максаты- акча эшләү.
Әлбәттә акча эшләү өчен булган капиталны төрле ысуллар белән арттыру кирәк. Трампның Гренландия утравына “кул сузуы”ының максатларының берсе хәрби мөмкинлекләрне арттыру булса, икенче яктан, әлеге утрау файдалы казылмаларга бай. Утрауның 80 проценты боз белән каплану да, акчасы булган һәм аны арттырырга теләгән кешене туктата алмый.
Узган атнада Давоста узган икътисади форумда Трамп максатына тагын бер адым ясады дияргә була. Ул форумда “Дөнья Советы” уставын имзаланды. (Сүз уңаеннан, форумда соңгы елларда катнашмаган һәм озын тәнәфестән соң чакырылган Россия вәкилләре дә бар иде). Әлеге Советка 59 ил кушылды. Аны, әлбәттә, Трамп җитәкли. Әмма ул үзен АКШ вәкиле яисә Президенты буларак түгел, ә бары Совет җитәкчесе буларак позицияли. Әгәр дә ул АКШ Президенты постыннан киткән очракта да, Совет җитәкчесе вазыйфасыннан китмәячәк. Экспертлар фикеренчә, бу оешма, башка дөньякүләм берләшмәләрдән аермалы буларак, аерым бер проектка юнәлдерелеп эшләргә, хәтта шәхси (бизнес) вәкилләрен дә җәлеп итүгә корыла.
Советка керү һәм беренче 3 ел катнашу түләүсез. Даими вәкил булу өчен миллиард доллар күләмендә взнос кертергә кирәк. Россия әлегә Советка керү тәкъдимен кабул итмәде, кире дә какмады. Шул ук вакытта, Россия АКШ банкларында “катырылган” акчаларны әлеге совет хисабына куллану мөмкинлеген белдерде.
Совет Газ секторында бәрелешләрне җайга салу максатыннан оештырылса да, аны күпләр БМОга альтернатива итеп карый. Европаның матбугат чаралары да бу оешма дөньяны икегә бүлде, дигән фикер белдерә. Бүленеш тә гаять кызык. Совет составында Көньяк илләре, Якын Көнчыгыш дәүләтләре, Армения, Әзербәйджан, Казахстан, Үзбәкстан, Беларусь кебек дәүләтләр бар. Ә менә Европа илләре бармак белән генә санарлык. Мисалга, Франция, Норвегия, Швеция, Словения анда керүдән шунда ук баш тартты. Италия әлегә икеләнә. Венгрия һәм Болгария генә уңай җавап кайтарды.
Кытай да, Россия һәм дөньның башка илләре кебек үк, әлегә күзәтүчеләр ролендә. Трампның максатлары “изге” һәм бик зурдан. Әмма бар әгъзаларның да ихтыяҗлары бер тигез каралырмы? Оешма Трампның “шәхси БМО”сына әверелмәсме? Совет Газ секторы тематикасына гына бәйле булмыйча, глобаль проблемаларны да хәл итәргә алынырмы? Хәер, әлегә бу проблеманы чишү дә җиңел эш түгел. Советка Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху чакыру алган. Әмма Палестина вәкилләре әлегә читтә кала. Бер капкага гына туп тибеп, ике команданы да җиңүче ясап булмый, ләбаса.
Комментарийлар