Россия Президенты халык ышанычына нык әһәмият бирә.
2026 елның 18, 19 һәм 20 сентябрьләрендә Россия Дәүләт Думасына депутатлар, Татарстан Дәүләт Советына Биектау бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә депутат сайлау була. Сайлау участоклары 8.00 — 20.00 сәгатьләрдә ачык. Казан Кремлендәге Присутственные места бинасында 10 сентябрьдә сайлаучылар өчен «Минем тавыш» форумы үткәрелде. Форум кысаларындагы «Дәүләт Думасы депутатларын сайлау: мәгълүмат ачыклыгы һәм җәмәгатьчелек ышанычы» сессиясендә җәмәгать эшлеклеләре, экспертлар һәм студентлар катнашты.
Татарстан әзер — Сайлауларда көндәшлек көчле булачак. Тавыш бирү барышын 450 журналист, 87 массакүләм мәгълүмат чарасы яктыртачак. Җәмәгать күзәтүчеләре, волонтерлар эшләячәк. Сайлауларда үзәк урында — кеше, халык активлык күрсәтер, дип ышанам. Татарстанда сайлау участоклары әзерлектә, — диде Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Сүзгә түгел, эшкә кара Әңгәмәне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш редакторы Ринат Билалов алып барды. Фикерләр белән уртаклашуны Россия юристлары ассоциациясе аппараты киңәшчесе Антон Лукаш башлап җибәрде.
— Россиягә каршы корткычлык үткәрүче кешеләр нык өйрәтелгән. Алар фейк һәм дип — фейк тарата. Дип — фейк тирәнтен ялганга корылган. Кешенең психикасына тәэсир итәләр. Мәсәлән, «Сез террорчыларга акча күчерәсез», — дигән кинәт әйтелгән хәбәрдән кеше куркып кала, әйтелгән күрсәтмәләрне үти. Мондый сүзләргә ышанмаска, куркып калмаска кирәк.
Кайбер депутатлыкка кандидатларның да колач җитмәс взгъдәләренә ышанырга ярамый. Андыйларның сүзенә түгел, ә үзенә, аның командасына карагыз. Нинди эшләр башкарган ул, нәрсә эшләп күрсәткән? Коткы таратучылар сүзләренә бирелергә ярамый, сайлауларда без үзебезнең бердәмлегебезне күрсәтергә тиеш, — диде Антон Лукаш.
Интернет — хәбәрләр вулканы — Сайлау участокларында шартлар тудырылды, ләкин хәбәр ташкынында иминлекне тәэмин итү катлаулырак. Ялган хәбәрләр таратыла, кеше хәбәрләрне аңы аша кабул итсен иде, — диде политолог Владимир Кутилов.
— Хәбәрләрне укырга вакыт кызганмаска кирәк, — дип әңгәмәне дәвам итте «ТАТМЕДИА» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Диана Васыйлова. — Гадәти хәбәр бик үк җәлеп итми, ә ялган хәбәр үзенә тарта. Дөреслекне табу өчен хәбәрләр белән киңрәк танышу зарур. Ялган хәбәрне социаль челтәрләр аша башкаларга җибәрмәгез.
— Сайлауларда катнашу Россия гражданнарының Конституциядә беркетелгән хокукы ул. Татарстан Иҗтимагый палатасы үзе дә күзәтүчеләр әзерләде, күзәтүче булырга 3 меңнән артык заявка кергән иде, — диде юрист Тимур Какохо. Лаеклыларны сайлагыз! Россия Президенты каршындагы Кеше хокукларын яклау буенча совет әгъзасы, эксперт Александр Брод әңгәмәгә Мәскәүдән видеоэлемтә ярдәмендә кушылды.
— Быелгы сайлаулар катлаулы шартларга туры килде, махсус хәрби операция бара, Көнбатыш илләре санкцияләр кертә, ялган хәбәрләр таратыла. Россия Президенты Владимир Путин халык ышанычына нык әһәмият бирә, чөнки ышаныч һәм бердәмлек олы көч ул. Татарстанның Иҗтимагый палатасы актив эшли. Татарстанга уңышлар телим, сайлауларда лаеклы депутатлар сайларсыз, дигән теләктә калам, — диде Александр Брод.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар