16+

10 мең адым артыннан кума

Көн саен 10 мең адым үтәргә кирәк дигән киңәшне барыбызның да ишеткәне бар. Әмма, гамәлдә, бу бары тик матур сан һәм аның фәнни нигезе юк, ди белгечләр.

10 мең адым артыннан кума

Көн саен 10 мең адым үтәргә кирәк дигән киңәшне барыбызның да ишеткәне бар. Әмма, гамәлдә, бу бары тик матур сан һәм аның фәнни нигезе юк, ди белгечләр.

Ярты гасырдан артык элек Япониядә Есиро Хатано беренче электрон шагомерны уйлап табып, сатуларны арттыру өчен аны manpo-kei (манпо-кей) дип атаган (тәрҗемәдә – «ун мең адым үлчәгеч»). «Түгәрәк сан» кешеләр күңеленә хуш килеп, шундый көнлек норма туган.

Хәзерге вакытта белгечләр йөрәк, баш мие сәламәтлеге һәм матдәләр алмашын яхшырту өчен көненә 7-8 мең адым җитә, дигән фикердә. Адымнар санын тагын да арттыруның файдасы күпкә зур түгел. Көненә хәтта 4 меңгә якын адым ясаган кешеләрнең төрле сәбәпләрдән үлү куркынычы, тулысынча утырып яшәү рәвеше алып баручылар (2-3 мең адым ясаучылар) белән чагыштырганда, шактый кими. Шул ук вакытта савыктыру нәтиҗәсе  яхшы булсын өчен яхшы темпта йөрергә кирәк. 30 минут тиз йөрү, акрын темптагы 10 мең адымга караганда, йөрәк-кан тамырлары системасы өчен күбрәк файда китерә икән.

Табиблар өчен пациентның йөреше бик кыйммәтле мәгълүмат. Кеше адым ясый алсын өчен, сөякләр, буыннар, мускуллар, нервлар, вестибуляр аппарат һәм баш мие көйле эшләргә тиеш. Теләсә кайсы чылбырдагы өзеклек кичекмәстән йөрешне үзгәртә. Хәрәкәт итүче кешегә карап, аның диагнозын фаразларга мөмкин: 
Үрдәк йөреше (аяктан аякка күчү) оча-бот буыннары белән проблемалар турында сөйли ала. 

Әтәч йөреше (аякларын югары күтәреп) – кече балтыр сөяге нервы яки арка мие зарарлануының еш билгесе. 
Вак-вак адымнар белән шаркылдап йөрү – Паркинсон авыруының классик билгесе. 
Тотрыксызлык, як-якка авышу баш миенең кан белән тәэмин ителеше бозылуы күрсәткече булырга мөмкин. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading