16+

Бал ашарга ярыймы, инсулинга күчү - хөкем карарымы? Диабет турында 10 ялгыш фикер

Кайбер кешеләр диабет турында дөрес булмаган фикерләргә ышана.

Бал ашарга ярыймы, инсулинга күчү - хөкем карарымы? Диабет турында 10 ялгыш фикер

Кайбер кешеләр диабет турында дөрес булмаган фикерләргә ышана.

Казан шәһәренең 2нче клиник хастаханәсе эндокринологы Лилия Кәлимуллина киң таралган ялгышлыкларга ачыклык кертә. 

1. "Диабет баллы ризык ашаганнан барлыкка килә".

Бу дөрес түгел. Баллы ризык ашау гына диабет китереп чыгармый. 1нче тип диабет иммун система белән бәйле. Ә 2нче тип диабет организмда инсулинның тиешенчә эшләмәве һәм җитәрлек бүленеп чыкмавы аркасында барлыкка килә.

Шул ук вакытта баллы ризыкны күп ашау тән авырлыгының артуына китерергә мөмкин, ә артык авырлык 2нче тип диабет куркынычын арттыра.

2. "Диабет бала чакта яки өлкән яшьтә генә үсеш алырга мөмкин".

Диабет теләсә кайсы яшьтә "баш күтәрергә" мөмкин. 1нче төр диабет ешрак бала чакта ачыклана, ләкин ул өлкәннәрдә дә үсеш алырга мөмкин. 2нче төр диабет элек "өлкән яшьтәгеләр чире" дип саналган. Әмма хәзер хәрәкәт аз булу сәбәпле, ул яшьләрдә дә еш ачыклана башлады. Йөклелек вакытында да хатын-кызларда диабет барлыкка килергә мөмкин.

3. "Диабет булса, баллы ризыкны бөтенләй ашарга ярамый".

Баллы ризыкны тулысынча тыю мәҗбүри түгел. 1нче тип диабет белән яшәүчеләргә баллы ашау алдыннан инсулин күләмен дөрес исәпләргә кирәк. 2нче тип диабет вакытында исә углеводлар күләмен контрольдә тоту мөһим. Яшелчәләргә һәм тулы бөртекле продуктларга өстенлек бирү яхшырак.

диабет. фото ти

4. "Инсулин билгеләгәннәр икән, бу кешенең үз гаебе".

Бу — зур ялгышлык. 2нче тип диабет вакытында еллар узу белән ашказаны асты бизе инсулинны азрак эшләп чыгара башларга мөмкин. Дарулар гына нәтиҗә бирмәгән очракта инсулин билгеләнә. Бу кешенең гаебе дә, дәвалауның уңышсызлыгы да түгел. Киресенчә, инсулин авыруның бөерләргә, күзләргә, йөрәккә һәм кан тамырларына зыян китерү куркынычын киметергә ярдәм итә.

5. "Алкоголь шикәрне төшерә, димәк, диабет белән авыручыларга ул файдалы".

Бу бик куркыныч ялгыш фикер! Алкоголь кандагы шикәр күләмен кискен киметергә мөмкин. Бу гипогликемия дип атала. Кайбер очракларда аны вакытында сизү дә кыен. Ә дарулар белән бергә алкоголь куллану тагын да куркыныч.

6. "Шикәр урынына бал ашарга ярый, ул зарарсыз".

Бал да кандагы шикәр күләмен күтәрә. Аның составында глюкоза һәм фруктоза бар. Шуңа күрә балны да чамасын белеп кулланырга кирәк.

диабет. фото ти

7. "Диабет белән авыручыларга махсус "диабетик" продуктлар кирәк". 

Кибетләрдәге «диабетиклар өчен» дигән язулы ризыклар һәрвакыт файдалырак дигән сүз түгел. Иң мөһиме — дөрес туклану: яшелчәләрне күбрәк ашау, файдалы ярмалар, аксымлы ризыклар куллану, шикәрне һәм эшкәртелгән ризыкларны киметү.

8. "Диабет - йогышлы авыру".

Юк! Диабет бер кешедән икенчесенә күчми. Аның белән кул биреп күрешкәндә, бер савыт-саба кулланганда яки янәшә торганда аны йоктырып булмый. Әмма нәселдәнлек мөһим роль уйный: якын туганнарда диабет булса, авыру куркынычы артырга мөмкин.

9. "Диабет вакытында физик күнегүләр ясарга ярамый".

Киресенчә! Хәрәкәтләнү, җәяү йөрү, гимнастика ясау кандагы шикәр күләмен контрольдә тотарга ярдәм итә. 1нче тип диабет вакытында физик күнегүләр алдыннан шикәр күләмен тикшерү һәм туклануны дөрес көйләү мөһим. 2нче тип диабет вакытында да хәрәкәтләнү — дәвалануның мөһим өлеше.

10. "Диабетның беренче билгеләре һәрвакыт сизелә, шуңа күрә тикшеренеп торуның кирәге юк".

 Бу да дөрес түгел. Диабет озак еллар бернинди билгесез үсеш алырга мөмкин. Шуңа күрә вакытында табибка күренү, кан анализы тапшыру һәм кандагы шикәр күләмен тикшереп тору бик мөһим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading